ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Толерантлык көне - ел саен үткәрелә торган халыкара инициатива. Бу көн безнең бер-беребезне ничек бар шулай кабул итәргә тиешлегебезне һәм һәркайсыбызның үз фикеренә һәм үз мәдәниятенә хокукы барлыгын искәртү булып тора. Шул уңайдан Субаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә аралашу сәгате формасында чара үткәрде һәм «Толерантлык – тынычлыкка юл» презентациясенең видеосын карады. Әлеге чараның максаты-китап укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштыру, толерантлык турында дөрес күзаллау һәм ачыклау. Китапханәдә "Китап безне дуслашырга өйрәтә” дигән китап күргәзмәсе әзерләнде һәм күзәтү ясалды.

Халыкара Толерантлык көненә карата 15 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Без толерантлык яклы” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Толерантлык турында сорау хәзер игътибар үзәгендә. Нәрсә соң ул толерантлык? Фәлсәфи энциклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән: толерантлык — икенче, башка төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелек. Ә чит телләр сүзлегендә «толерантлык — чит фикерләргә һәм чит диннәргә карата түземлелек» дип бирелә.

Укучылар игътибарына авыру тарихы, вирус йоктыру юллары, куркыныч синдромнары һәм төркемнәре, ВИЧ-инфекцияне дәвалау һәм профилактикалау, наркомания проблемалары турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Моннан тыш, китапханә "Кызыл тасма" Бөтенроссия акциясенә кушылды, аның барышында СПИД проблемалары һәм ВИЧ-инфекция йоктыру юллары турында мәгълүмати буклетлар һәм белешмәләр таратылды. Акциядә катнашучыларның һәрберсенә кызыл тасмалар беркетелде.

2024 елның 1 декабрендә өстәмә белем бирү педагоглары Рамил Рәсип улы Гатиятов, Вәлиуллин Айдар Илдар улы җитәкчелегендәге 8 укучыдан торган укучылар «Идел»физкультура-спорт җәмгыятенең өстәл теннисы буенча урта мәктәпнең 7 ачык беренчелеге лигасында катнаштылар. Уеннар йомгаклары буенча Вәлиуллин Булат 1 нче урынны алды.

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен билгеләп үтү уңаеннан авыл китапханәсендә балалар өчен «Татарстан Республикасы Дәүләт флагы кабул ителү көне» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга беренче флагларның кайчан барлыкка килүе, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, ТР флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләде. Балалар өч рәсми символ: Татарстан Республикасы флагы, гербы һәм гимны турында кызыклы фактлар белделәр.

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүчеләр,  бер үк вакытта танып - белү коралы да, милли мәдәниятның мөһим өлеше дә. Россиядә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне бөек Россия лексикографы, «Толковый словарь живого великорусского языка» сүзлеге авторы Владимир Иванович Дальның  туган көнендә билгеләп үтелә. 30 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова "Сүзлек ул - алфавит тәртибендәге галәм" темасына багышланган библиографик дәрес үткәрде.

Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә...   Әниләр көнен Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә 30 ноябрь көнне  “Иң кадерлем- әнием”дигән исем  астында үткәрделәр.  Бәйрәм белән котлаулар, җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барган әдәби – музыкаль кичә күңелле үтте. Барлык чыгышлар да көчле алкышларга күмелде. Тамашачылар бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралыштылар.

1 декабрь көнне бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә һәм бу вакыйга уңаеннан Шармаш авыл китапханәсендә «Спид һәм наркотиклар һәлакәтле дуэт» дигән профилактик сәгать үткәрелде. Чарада катнашучылар китапханәче белән бергә бүгенге көнгә актуаль булган берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар: никотин һәм алкоголь, наркотик куллану ир-ат һәм хатын-кызның репродуктив сәламәтлегенә ничек йогынты ясый, яшьләрнең наркотикларга бәйлелегенә ничек эләгә. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешенең кыйммәтен ныгытты. Балалар әлеге көнгә әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар һәм «Знай и не попадай в просак» буклетлары алдылар.

Беренче тапкыр ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда ВИЧ-инфекция таралу аркасында килеп чыккан СПИД эпидемиясе турында хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан игълан ителә. Бу көнне пандемия статусы турында мәгълүмат тарату ВИЧ һәм СПИДны профилактикалау һәм дәвалауда алга китешкә ярдәм итү мөмкинлеге бирелә. Шәдке авыл китапханәсендә әлеге көн уңаеннан, «Һәркем белергә тиеш» дип исемләнгән акция үткәрелде, аның барышында укучылар халыкара СПИДка каршы көрәш көне барлыкка килү тарихы һәм аның символы — кызыл тасма белән таныштылар. Китапханәдә интерактив күргәзмә эшләнде.

2024 елның 30 ноябрендә ГБМБУ-Шәтке урта мәктәбендә 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Шәтке Кубогына Көрәш буенча ярышлар узды.  Ярышта Теләче районнының төрле авылларыннан килгән егетләр үзләренең көчләрен сынадылар. Әлеге ярышта Баландыш төп мәктәбеннән бер төркем көрәшче укучылар уңышлы чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International