Үзәк урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен китапханә дәресе үткәрелде. Балалар китапханәдәге кагыйдәләрне игътибар белән тыңладылар, табышмакларны чиштеләр, энциклопедияләрне, белешмәлекләрне һәм үзләрен кызыксындырган китапларны карадылар.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Субаш авыл клубында Гаилә елы һәм Бердәмлек көненә карата китапханә белән берлектә әзерләнгән “Безнең гаилә – тату гаилә” дип исемләнгән бик матур бәйрәм кичәсе оештырылды. Кичәбезне Балык Бистәсе узешчәннәре үзләренен матур чыгышлары белән, тамашачыларны тагын да соендерделәр.
4 ноябрьдә ел саен Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм – ватанпәрвәрлек һәм гражданлык халкыбызга берләшергә, илне басып алучылардан сакларга ярдәм иткән Ватан тарихының истәлекле битләренә тирән хөрмәт.
1992 елның 6 ноябрендә Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Республикасы Конституциясе — төрле милләт, сәяси һәвәслек һәм дин кешеләрен берләштергән, республиканың күпмилләтле халкының өметләрен тормышка ашырган Россия һәм Татарстан тарихында яңа чор таләпләренә тулысынча җавап биргән мөһим сәяси-хокукый документ кабул ителде.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Мин –Татарстан гражданины» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада китапханәче укучыларны Конституциянең килеп чыгу тарихы, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр.
Күкчә авыл китапханәсендә танылган балалар шагыйре, драматург һәм әдәбият тәрҗемәчесе Нурулла Әхияр улы Гайсинның (1914-1995) тууына 110 ел тулу уңаеннан, “Язучының рухи мирасы”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу талантлы әдип-фронтовик мәңгелек шигырьләр калдырды, алар бүген дә укучылар күңелендә урын табалар. Чара кысаларында китапханәче шагыйрьнең тормышы, кайда тууы, ничек үсүе һәм укуы, Бөек Ватан сугышында нинди исем алуы, шулай ук нинди шигырь белән танылуы турында сөйләде.
Әниләр көненең иң якты һәм мәрхәмәтле бәйрәме алдыннан Теләче урта мәктәбенең “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре белән берлектә открытка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар әниләр өчен үз куллары белән уникаль чәчәк бәйләме әзерләделәр. Һәр катнашучы, оригиналь открытка ясап, үзенең фантазиясен һәм иҗади сәләтен күрсәтә алды.
Хөрмәтле Президентыбыз билгеләп узганча, илнең көче – анда яшәүчеләрнең бердәмлегеннән һәм теләктәшлегеннән тора. Тормыш-яшәешнең төрле вәзгыятьләре алдында уртак көч булып туплана алу, авыр чакта ярдәм кулы сузу, җәмгыятьтәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәү, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау – шул көчнең нигезе. "Россиянең уңышлы үсешенең иң ныклы, ышанычлы нигезе – җәмгыятебезнең бердәмлеге, төрле милләт кешеләре арасында тынычлык, ышаныч һәм үзара хөрмәт кыйммәтләренә тугрылык. Шушы көн уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә китапханәче һәм клуб мөдире «Без – көчле, бердәм халык» дип исемләнгән, бердәмлек темасына балалар өчен рәсем ясауны оештырдылар.
Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре «Минем гаилә-минем байлыгым» район фестиваленең зона турын үткәрделәр. Конкурс Теләче районы авыл җирлекләренең мәдәният учреждениеләре арасында үткәрелә. Фестивальдә түбәндәге номинацияләр буенча иҗади гаиләләр катнашты: «Күп балалы гаилә»; «Фермер гаиләсе»; «Гаилә – традицияләрне саклаучы»; «Минем шәҗәрә»; «Минем гаилә елъязмасы»; «Гаилә иҗаты остаханәсе»; «Иң күп китап укучы гаилә»; «Милли ризык». Фойеда иҗади гаиләләр күргәзмәсе эшләде.
3 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә "Пушкин картасы"н кулланучылар өчен «Чәчәкле алан» дип исемләнгән келәм ясау буенча мастер-класс узды. Төрле җепләрдән үз кулларың белән келәм ясау — татар халкының үзенчәлекле иҗатын саклау ул.