Сегодня в Казани и Набережных челнах прошли ярмарки по реализации сельскохозяйственной продукции, организованные Министерством сельского хозяйства и продовольствия РТ и Исполкомами городов. Продукты и товары привезли сельхозтоваропроизводители Арского, Атнинского, Актанышского, Балтасинского, Дрожжановского, Буинского, Зеленодольского, Пестречинского, Рыбнослободского и других районов республики, а также предприятия АПК. Приехали на площадки и полюбившиеся не только сельчанам, но и горожанам, автолавки.
Очрашу вакытында без материаллар белән таныштык, шул материаллардан җиңел, гади һәм тиз төрле эшләнмәләр ясарга булганын белдек.
Безнең очрашуны, без мамык дискларыннан ясалган эшләнмәләргә багышладык һәм алардан ничек фигуркаларны һәм чәчәк композицияләрен ясап булганы турында сөйләдек. Китапханәдә бу көнгә «Күргәзмә самоделка» конкурсы игълан ителде. Балалар күргәзмәгә үз эшләрен алып килделәр һәм аларны ничек эшләүләре турында сөйләделәр.
Әлеге конкурста укучылар кошлар турында табышмаклар, кошлар язмышы турында хикәяләр, аларга карата мәкалләр, рәсемнәр ясадылар.
ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, Максабаш авылы китапханәсе "Туган авыл тарихы" дигән исем астында китаплар күргәзмәсе оештырды.
ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, районыбыз тарихын тирәнтен өйрәнү, районны торгызуда зур өлеш керткән җитәкчеләрне, авыл кешеләрен барлап китап чыгару максатыннан, авыл җирлекләрендә очрашулар үткәрелә. 29 март көнне чираттагы җыелыш Ю.Кибәхужа авыл җирлегендә оештырылды. Түгәрәк өстәл артында җирлек активы һәм район вәкилләре катнашында авыл тарихына, аның күренекле шәхесләренә багышланган әңгәмә узды. Китапханәче Лилия Мингазова шушы жирлеккә кергән Максабаш авылы тарихы белән таныштырды.
Әлеге сөйләшүдә авылыбызның тарихын барлап үткәннәрне искә төшерү максатыннан, авылыбызның иң өлкән кешесе Мәгьсүм хәзрәт чакырылды.
Моның шулай икәнлеген халкыбызның атаклы улы Ризаэддин Фәхретдиннең тәрбия турында басылган китапларының тышына язылган сүзләре дә раслый: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Әйе, балачактан канга сенгән тәрбияне берни дә үзгәртә алмый. Киң күңеллелек, дуслык, игелеклелек, намуслылык кебек күркәм сыйфатларны тәрбияләү максатыннан 29 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Кешенең гүзәллеге - әдәплелек!” исемле темага сөйләшү уздырылды. Балаларның фикерләре тыңланды.
Чарага “Тылсымлы сүзләр” берләшмәсенең яшь китап сөючеләре җыелды.
Китап бәйрәме-барлык китап укучы балалар бәйрәме, балачак бәйрәме, язучылар, нәширләр һәм китапханәчеләр өчен бәйрәм. Бу бәйрәм- китапка гашыйк, кызыксынучан балалар һәм өлкәннәр бәйрәме, яңа әдәби ачышлар һәм күңелле маҗаралар бәйрәме. 28 март көнне Айдар авыл китапханәсендә "Могҗизалы китаплар илендә " дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Чара барышында балалар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, күңелле уеннар уйнадылар, кызыклы табышмакларга җавап бирделәр, яраткан әкиятләрне искә төшерделәр һәм үзләренең талантларын күрсәттеләр. Шулай ук “Каникулда яңа китап белән” күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.