ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

 

Айдар авыл китапханәсе язучы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган «Еникины укыйбыз» төбәкара акциясендә катнашып  Диплом белән бүләкләнде.

 

Шул уңайдан, Иске Җөри  авылы китапханәсендә "Һөнәрленең кулы алтын" дип исемләнгән  күргәзмә куелды. Күргәзмәнең максаты - яшүсмерләр һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру.  Яраткан эше белән шөгыльләнүче, һөнәрне дөрес сайлаган кеше бәхетле. Әмма үзенә туры килә торган һөнәр сайларга, күп һөнәрләр турында белергә кирәк.  Бу күргәзмәдә китап укучылар өчен газета - журнал материаллары, һөнәрчеләр турында китаплар  тәкъдим ителде.

 

27 март  көнне  Иске Җөри  авыл китапханәсендә  “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен Халыкара театр көне уңаеннан, “Театр яктылыкка, нурга илтә” исемле китап күргәзмәсе куелды. Театр халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф - гадәтенә мәхәббәт уята. Төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә. Күргәзмәгә татар  язучыларының балалар өчен язылган пьсалары куелды.  Китапханәче   укучылар белән  “Чын театр мәктәптән башлана” дигән темага әңгәмә үткәрде.

 

28 март  көнне чираттагы җыелыш Шәтке авыл җирлегендә оештырылды. Түгәрәк өстәл артында авыл җирлеге башлыгы, җирлек активы һәм район вәкилләре катнашында авыл тарихына, аның күренекле шәхесләренә багышланган җанлы әңгәмә узды. Китапханәче  Кәүсәрия Галимуллина бүгенге көнгә кадәр җыелган материаллар белән таныштырды һәм авыл халкыннан яңа мәгълүматлар көтүен билгеләп үтте.  

Күргәзмәдә Татарстан тарихының төп этапларын чагылдырган мәкаләләр, туган як тарихы әдәбияты урын алган. 

Аны физик культура буенча тәрбиячеләр Нуруллина Г.Р., Хәбирова А.Р., Шакирова Г.И. үткәрде. Бәйрәмдә  Теләченең беренче, икенче һәм өченче номерлы балалар бакчаларының мәктәкә әзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашты.  Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларның һәм ата - аналарының сәламәтлеген ныгыту, физик культураны һәм спортны популярлаштыру, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен ныгыту, шулай ук балалар бакчасы һәм мәктәп эшенең дәвамчанлыгы-чараның төп максатлары һәм бурычлары булып тора. Һәр баланы балачактан укәти-әниләр сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтергә тиеш. Ә балалар бакчасы һәм мәктәп шушы шөгыльне дәвам  итүчеләр.  Әлеге чара  моның ачык дәлиле.


30
март, 2019 ел
шимбә

                                                               


29
март, 2019 ел
җомга

29 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә чираттагы очрашу булып узды.  Чара барышында катнашучылар авыл тарихы белән таныштылар, "Тарих эзләре буйлап" исемле презентация карадылар. "Тарих эзләре буйлап» дигән күргәзмәдә, авылның бөтен тарихы, альбомнар, папкалар, фотолар һәм язмалар тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар белән күргәзмәгә, презентациягә күзәтү һәм фикер алышу үткәрелде: һәркем әлеге проект турында үз фикерен җиткерде.

                                                                            

Чараның төп өлеше уен, күңел ачу характерын алып барды, эшнең инновацион рәвешләрен кулланды, чөнки нәкъ менә уен аша бала үзләренең иҗади сәләтләрен ача, коммуникатив күнекмәләрен үстерә. Мондый чаралар балаларга киеренке укудан соң йомшарырга һәм соңгы чирек -«мәктәп тормышы» алдыннан көч тупларга ярдәм итә: "Язгы ритмнар" - бию-күңел ачу программасы, "Язгы кәеф" - балалар һәм яшүсмерләр өчен интерактив дискотека,"Күңелле мәзәкләр" - интерактив уен, "Бетмәс-төкәнмәс маҗаралар илендә!"- квест ,    # Барытикканикуллар #- кэшинг , "Балачакта барысы да була - анда әкиятләр яңарта» - уен-сәяхәт ,"Көйне тап " - музыкаль-уен программасы, "Әкиятләрнең тылсымлы сандыгы» - татар халык әкиятләре буенча квест, «Ура! Бездә каникуллар!» - конкурс-күңел ачу программалары кебек чаралар уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International