Бәйгедә Югары Мәтәскә,Алан авылы мәдәният йортлары директорлары, Айдар, Урта Мишә, Субаш авыл китапханәчеләре катнашты.
Бәйге формасында узган тамашаны берсеннән-берсе матур концерт номерлары тулыландырды.
Күргәзмә кулланучыларны яңа республиканың барлыкка килү тарихы, аның нигез салучылары һәм җитәкчеләре белән таныштыра. Күргәзмә буенча күзәтү, китап буенча әңгәмә үткәрелде.
Китапханә эшенең бер юнәлеше-сәламәтлекләре буенча китапханәгә йөри алмаган укучыларга хезмәт күрсәтү. Гаризаларны исәпкә алып, китапханәче кирәкле әдәбиятны сайлый. Өйгә килгәч, укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштыра, әдәбият тәкъдим итә.
27- 28 нче март көннәрендә Теләче урта мәктәбендә 11 нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларының математика һәм рус теле буенча имтиханнарга әзерлекләрен тикшерү үткәрелде. Теләче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары математика һәм рус теле фәннәреннән дәүләт имтиханындагы кебек биремнәр эшләделәр. Өйрәнү тибындагы имтиханнар бик нәтиҗәле үтте.
Субаш авыл китапханәсе татар халык язучысы Эмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган "Еникийны укыйбыз" дип исемләнгән тобәкара акциягә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.
Күргәзмәдә күренекле язучыбызның иҗатын һәм тормыш юлын яктыртучы китаплар урын алды.
Ә. Давыдовның шигырьләрен бүгенге көндә дә китап укучылар яратып укыйлар.
Анда инновацион технологияләр, бакчабызда кулланышта булган проектлар,балалар белән бу системада эшчәнлек , ата-аналар белән эш кебек темалар яктыртылды. Алга таба булган кимчелекләрне бетерергә, гел алга, яңалыкка омтылып эшләргә дигән карар чыгарылды.
28 нче март көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 27 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 9 мәсьәлә каралды.
Китапханә берләшмәсе катнашучылары курчак театры, аның тарихы һәм традицияләре белән таныштылар. Шулай ук балалар китапханәче белән нинди театрлар белән дә танышулары, гамәлдәге тамашаларның төрләре турында сөйләштеләр. Алар бик теләп искиткеч бармак курчаклары ясадылар.