ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 27 март көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

         Техниканы карауга барлыгы 29 трактор, 21 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

         Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде.    Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.

         Әзерлекне тикшерүдә Үзйөрешле машиналар хәм техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе житәкчесе-Назиров Х.Х., Авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг- җитештерү бүлеге җитәкчесе-Баев И.Р., хуҗалык житәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

Балалар игътибар белән экскурсиячене тыңладылар. Мондый патриотик чара хәзерге яшүсмерләргә бик файдалы, чөнки һәрбер кеше үз тарихын белергә, онытмаска һәм хөрмәт итәргә тиеш.

Бүген безнең балалар бакчасында “Удмурт  халкының милли  киемнәре ” дип исемләнгән әңгәмә уткәрелде.Удмурт милли киемнәренә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау Һәм һәр милләткә карата хөрмәт тәрбияләү иде әлеге әңгәмәнең максаты. Балаларга бу әңгәмә бик ошады. 

26-27  нчы март көнне  Питрәч район мәдәният йортында Республика күләм «Матди булмаган мәдәни мирас: мәсьәләләр ачыклау, саклау һәм актуальләштерү» темасы буенча зона семинары узды.

  Семинарда Теләче, Лаеш, Питрәч, Арча, Саба, Балык Бистәсе, Биектау, Кукмара районнары  мәдәният хезмәткәрләре катнашты.

Шул  уңайдан Субаш авыл клубында «Җырлап яшик» дип исемләнгән кичә уздырылды.  Кичәдә “Нардуган” халык фольклор керәшен коллективы, авыл үзэшчәннәре катнашты.

Әлеге чара вакытында кошлар турында табышмаклар, алар язмышы турында хикәяләр сөйләнелде. Бәйрәм төрле уеннар, җырлыр, такмаклар белән үрелеп барды. Учак ягып коймак , “Карга боткасы пешерелде”. Чара балаларга бик ошады.

Ямбулат авылы китапханәсе китапханәчесе Шакурова Г.М газета - журналлар белән таныштыру һәм аларны тарату буенча өлкәннәрнең өйләренә баруга зур игътибар күрсәтә. Өлкәннәр янына баргач, аларга төрледән - төрле китаплар бирү генә түгел, ә аларга төрле темага кагылышлы әңгәмәләр үткәрә, китапларын алмаштыра һәм төрле сораулар буенча кирәкле мәгълумат та бирә. 

Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбият, сәнгатькә кызыксыну уяту ,әдәби иҗатка сәләте булган яшь талантларны барлау, яшь язучыларны популярлаштыру,аларның осталыгын үстерүгә ярдәм итү максатыннан ел саен «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе үткәрелә. 2019 елның 21 мартында  Арча шәһәрендә әлеге чараның зона туры узды.Баландыш төп гомуми белем бирү  мәктәбе укучылары Шакирова Алисә һәм Заһидуллина Нурфия әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясадылар.

В Татарстане самой востребованной выпиской из Единого государственного реестра недвижимости (ЕГРН) по-прежнему остается выписка об основных характеристиках и зарегистрированных правах на объект недвижимости. За 2018 год Кадастровой палатой по РТ было подготовлено более 450 тыс. таких выписок. Это 34% от общего количества подготовленных учреждением документов в прошлом году (в 2017 году этот показатель составлял 33%).

Өченче чирек тәмамланды, укучыларның  язгы каникуллары башланды.Балаларның куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан , 22 март көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә ата- аналар җыелышы уздырылды.Анда каникул вакытында балаларның иминлеген саклау , өченче чирек нәтиҗәләре һәм сәламәтлек мәсьәләләре күтәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International