ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 21 март  көнне районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ф.М.Галимова  һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе Н.А.Муртазин социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырдылар.

       Әлеге җыелыш барышында 2019 елның февраль  аена нәтиҗә ясалды  һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырылды. Шулай ук җыелышта Рәсәй эчке эшләр бүлегенең Теләче муниципаль районындагы бүлекчәсенең хезмәткәре И.Н.Зиннатуллин һәм районның янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең җитәкчесе урынбасары Л. М. Хакимуллин катнаштылар. Алар терроризм, янгын куркынычсызлыгы һәм мошенниклар буенча аңлату эшләре алып бардылар.

Чараның максаты - балаларның кошларга карашын киңәйтү, кошларның тәбигатьтәге, кешеләр тормышындагы роле һәм табигатькә сакчыл карау. Китап укучы балалар бик теләп конкурста катнаштылар, безнең якка кайтучы кошлар турында бер-берсе белән фикер алыштылар.

Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Кичә барышында китапханәче укучыларга бу көннең ничек барлыкка килү тарихын сөйләде.  Соңыннан укучылар авылдашларыбызның М. Хуҗиәхмәтованың  һәм Р. Фәйзуллинаның шигырьләрен укыдылар.

Әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 21 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Шигырь – күңелнең көзгесе исемле поэзия сәгате уздырылды. "Шигырьләр түшәлгән сукмакта"  исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Катнашучылар яраткан авторларының шигырьләрен кычкырып укыдылар, яшь шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштылар, хәзерге заман шигърияте турында фикерләштеләр.

Бүген Шәдке балалар бакчасында, зурлар төркемендә тәрбияче тарафыннан "Язгы ташу вакытында сак булыйк ! "- дигән тема буенча презентация күрсәтелде. Балалар зур игътибар белән тыңладылар һәм күзәттеләр. Шул уңайдан хөрмәтле әти-әниләрне дә, язгы ташу вакытларында, балаларга аеруча игътибарлы булырга чакырабыз.


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Конкурс сөйләм үсеше һәм нәфис сүзләргә кызыксыну формалаштыру, шигъри сүзнең матурлыгын һәм матурлыгын тоя белү, балаларга үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр бирү максатыннан үткәрелде.  Күргәзмәдә әлеге тема буенча табышмаклар һәм рәсемнәр белән ике эш тәкъдим ителде. 

   Ә китап күргәзмәсе укучыларны елның иң матур вакыты белән рус классиклары әсәрләре аша таныштыра.

Алар инде элеккечә аклык белән күзне чагылдырмый, ә тыйнак кына гөрләвеккә әверелеп, кара туфракка урын биргән сыман, юкка чыгалар. Көннәр җылы, һавада хуш ис таралса да, быел яз тулы хокукы белән килергә ашыкмый. Бу хикмәтнең сере кая яшеренгәнлеген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр агымдагы елның 21 мартында Нәүруз бәйрәмендә белделәр. Кышны озату, язны каршылау бәйрәмен бакчага йөрүче балалар сөенеп көтеп алды. Шуңа да алар Яз патшабикәсен урамнан ук каршы алырга уйлап, бакча тирәсенә җыелышты. Рәхәтләнеп уйнап туйганнан соң, ни курсенннәр, капкадан Яз түгел, ә чып-чын Кыш бабай күренде. Баксаң, Кышның китү уенда да юк икән. Ул безнен туган ягыбызны, балаларны шулкадәр яраткан, кире салкын, буранлы төбәгенә кайтып китәсе бер дә килми, ди. Әмма артыннан ук Язның төкле аяклары белән атлап килүен сизде “бабакай”. Аны гүзәл Нәүрүзнең үзе белән ияртеп алып килүе балалар өчен икеләтә шатлык булды. Балалар Кыш бабайны да, Нәүрузбикәне дә бик яраттылар. Шуңа да кемнең каласын ярыштырып хәл иттәргә булдылар. Җылы, матур җәйләрне ияртүче, ягымлы Яз бәйрәме Нәүрүзне җиңдерү теләге көчлерәк булган, күрәсен. Ә Кыш бабай балаларга рәхмәт әйтеп юлга кузгалды. Бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте.

13нче марттан 20нче мартка кадәр Теләче 2нче балалар бакчасында “Макулатура җый-агачны саклап кал!" исемле экологоик акция оештырылды. Акциянең төп максаты әти-әниләрне балалар белән бердәм файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыюга этәрү һәм үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү иде.

Яз көне бик рәхәт, күктә кояш елмая, җылылык белән әкренләп күзгә күренеп өелеп торган кар өемнәре дә юкка чыга. Шуңа күрә дә яз көне бик куркыныч. Бүген Лесной балалар бакчасында балалар белән язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче  балаларга табигатьтәге язгы үзгәрешләрләр турында сөйләде. Әңгәмәдә тәрбияче балаларга биек кар көртләренә менмәскә, чөнки алар кояш җылысы эрегән, авырайган, суга әйләнә башлаган. Кар көртләренә уйныйбыз дип менгән балалар батып калырга мөмкин. Олылардан башка су буйларына төшмәскә, боз өстенә кермәскә дип катгый кисәтте тәрбияче. Балалар тулы, ачык җөмләләр белән җавап бирделәр. Әңгәмәдән соң, тәрбияче балаларга сораулар бирде. Балалар тулы, ачык җөмләләр белән җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International