ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә әти- әниләр җыелышы үтте. Укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Н.Н.Әхмәтҗанова әти- әниләрне 3 чирек йомгаклары белән таныштырды, язгы чорда балалар иминлеге буенча эшчәнлекне көчәйтү  кирәклекне искәртте, информатика укытучысы Галимзянова Г.Ә. “Балаларга – куркынычсыз Интернет” темасы буенча чыгыш ясады.

Бәйрәмдә урта, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары катнашты. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләре Мөхәммәтҗанова А. А., Биккинина Р. Р.) яз, кошлар, табигать турында шигырьләр укыдылар. «Кем тизрәк», «Песи һәм тычкан», «Без, без,идек.. " хәрәкәтле уеннар уйнадылар.

20 марта на расширенном заседании президиума Татарстанской республиканской организации Профсоюза под председательством Фариды Гарифуллиной были подведены итоги деятельности республиканской организации Профсоюза за 2018 год. В заседании приняли участие председатели районных, крупных первичных профсоюзных организаций и члены контрольно-ревизионной комиссии республиканской организации профсоюза.

Күргәзмәдә аның төрле жанрдагы әсәрләре тәкъдим ителде, укучылар аның иҗаты һәм әсәрләре белән таныша алачаклар.

16-18 нче март көннәрендә  Кукмара районының  мәданият  йортында   «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабы  узды.  Арча, Әтнә, Балтач,  Саба, Теләче, Кукмара районнарыннан мең алты йөз иллегә  якын яшь талантлар үзләренен районнарын яклап  чыгыш ясадылар. Безнең Баландыш балалар бакчасында тәрбияләнүче  Галимова Зәринә дә вокал соло номинациясендә   зона турында катнашып, бик матур чыгыш ясады. Фестивальның  жюри рәисе Россиянең халык җырчысы   Зилә Сөнгатуллина бәйрәм белән котлады. Фестиваль өч көн дәвам итте.

20 март көнне Теләче балалар китапханәсендә, уртанчы сыйныф укучылары өчен, күренекле дәүләт эшлеклесе Сабиров Р.Ә. истәлегенә багышланган «Сохраненная память» исемле тарихи сәгать үткәрелде. Районыбызның Айдар авылында туып-үскән Рәүф Әхмәт улы «Деревня Татреспублики после голода» (1923) китабының авторы. Ул 1937 елда нахакка гаепләнгән һәм репрессияләнгән; үлгәннән соң реабилитацияләнгән шәхес. Әлеге тарихи сәгать балаларда туган ягына, якташларына карата патриотик хисләр тәрбияләргә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Алар үзләренең  яшьтәшләренә Ф.Яруллинның“Кояштагы тап” әкиятен сәхнәләштереп курсәттеләр, татар һәм рус телендә күмәк җырларын башкардылар, эстрада биюләрен биеделәр. ”Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балаларга һәм эшчеләргә тамаша бик ошады, алар бәләкәй артистларның чыгышын бик кызыксынып, игътибар белән карадылар. Тамашачылар да, артистлар да бик канәгать булдылар. Икенче номерлы балалар бакчасы коллективына безне якты йөз белән җылы каршы алуларына тирән рәхмәтебезне белдерәбез! Алга таба да шундый күңелле очрашулар һәм  бергәләп хезмәттәшлек итәргә язсын!

Олег Борисович “Язгы чорда куркынычсызлык  таләпләре” темасына әңгәмә үткәрде, укучыларга язгы чорда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатып, кагыйдәләрне тагын бер кат исләренә төшереп үтте, эчтәлекле фильм күрсәтте.”Фаҗига булмасын өчен, яз көне боз өстенә керүдән тыелырга кирәк”, - дип басым ясады Олег Борисович.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International