14 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында белем бирү оешмаларының юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары арасында узучы республика конкурсының район этабы үтте. Бәйгедә 11 команда катнашты.
Отрядларның чыгышын район мәгариф бүлеге, район балалар иҗат үзәге, эчке эшләр бүлеге вәкилләре бәяләде. Отрядлар үзара агитбригада чыгышлары буенча көч сынашты. Шулай ук биредә юл йөрү кагыйдәләре буенча күргәзмә дә оештырылды.
14 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары Шәүкәт Биктимеров исемендәге VII Республика балалар театр сәнгате конкурсында III урын алды. Алар Абдулла Алишның “Сер тотмас үрдәк” әкиятен сәхнәгә куйдылар. Коллектив диплом, премия белән бүләкләнде.Җитәкчеләре Шогаепова Рания Рафиковна, Каримуллина Мәүлия Мәхмүтовна.
Папкага коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәшне яктырткан материаллар тупланды. Коррупция- ул хезмәт урыныннан законсыз файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән законсыз файдалану яисә үзе яки өченче зат өчен акча, кыйммәтле әйберләр, башка төрдәге милетән файда алу максатларында җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп физик затның үзенең урындагы хәленнән законсыз файдалану.
Баландыш авыл китапханәсе бу конкурста катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.
Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр – студиясенең кечкенә төркем артистлары урта мәктәп белән берлектә , Сабада узган Шәүкәт Биктимеров исемендәге VII нче Республика балалар театр сәнгате конкурсында катнаштып кайттылар. А Алишның “Сертотмас үрдәк” әсәрен сәхнәләштереп республика күләм III нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
13 декабрь көнне Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова Зөлфия Шамил кызына Республика күләм семинарда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
13 декабрь көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызына Республика күләм семинарда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Яңа елга кадәр нәкъ ике атна калды һәм безнең Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә бәйрәм итүгә әзерлек башланды инде. Балалар мәктәпне яңа ел атрибутлары белән бик теләп бизи. "Яңа ел кәефе "иҗади эшләр конкурсында актив катнаша. Мәктәп территориясендә әкият атмосферасы тудыралар, кардан фигуралар ясыйлар.
9 декабрьдә профилактика чаралары кысаларында, Теләче урта мәктәбенең ЮИД отряды җәяүлеләр арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы акциясен уздырды. Әлеге акциянең максаты - тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыру. Акция барышында оештыручылар җәяүлеләрне туктатып, алар белән киемдә яктылык кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеге турында сөйләштеләр һәм катнашучыларның киемнәренә фликерлар беркеттеләр.
13 декабрь көнне Казан шәһәре Киров районының 182 нче политехник лицеенда чит телләр укытучыларының республика форумы үткәрелде. Оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан федераль университеты. Форумда «Чит тел» фәне өлкәсенә кураторлык итүче район методик берләшмәләре җитәкчеләре, инглиз, француз һәм немец телләре укытучылары катнашты. Форумда Баландыш төп мәктәбенең инглз теле укытучысы Заббарова Г.Н. да катнашты.