Бу бик күп яңа, кирәкле һәм кызыклы мәгълүмат белергә мөмкинлек бирүче тулы бер дөнья. Нәкъ менә укучылар, башта ата-аналар аша, аннары үзләре укыган вакытта, хәрефләр, слоглар белән таныша, әйләнә-тирә чынбарлыкны өйрәнә башлый. Ул күп табышмакларны тар-мар итәргә ярдәм итә, аңлашылмый торган әйберләр турында сөйли. Ачы авылы китапханәсендә "китапханә яңалыклары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Монда китапханәгә кайткан яңа китаплар тәкъдим ителде, китап укучылар яңа китаплар белән кызыксынып таныштылар, күргәзмә буенча күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.
Җиһанның барлык почмакларында, бар дөньяга иске елга йомгак ясалып, яңа елга планнар корыла. Чөнки бөтен кешелек яңа 2019 нче елны каршы алырга әзерләнә.
Яңа ел балалар күңелендә матур һәм кабатланмас бәйрәм булып истә калсын өчен, безнең балалар бакчасында кардан сыннар ясау бурычы куелды. Коллективыбыз үзенчә итеп Кыш бабай белән Кар кызын ясап куйдылар. Быелгы Яңа елның символы – сары дуңгызны да онытмадылар.
Кар сыннары ясау – ул күп кенә халыкларның гадәттәге күңелле мәшәкатьләре, борын-борыннан балалар һәм өлкәннәрне берләштерә торган гадәти булмаган әкияти дөньяга чумуы. Карлардан төрле фигураларны теләсә кайсы кеше ясый ала, ә менә зәвыклы скульптуралар әвәләү бары тик иҗади кешеләрдән генә була. Шушы көннәдә безнең Теләченең 1нче балалар бакчасы коллективы да шушы күңелле өмәдә теләп катнашты . Хәзер бакча яннын узганда һәр кем Кыш Бабай, Кар кызы, узган һәм киләсе ел символларын күрә ала. Әлеге фигуралар барлык тәрбияләнүчеләрнең дә, әти-әниләр, килгән кунакларның да кәефләрен күтәреп яңа елга дәшәләр.
“Теләче” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы данын Шәтке урта мәктәбе (тренер-укытучы Габделхәев Р.Х.) кызлары яклады. Барлыгы 6 команда катнашты: Кукмарадан-2 команда, Теләче районныннан-1 команда, Удмуртиянен Алнаши районыннан 1 команда, Менделеевск һәм Албуга шәһәрләреннән. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче районы командасы 4 урында калды.
Әлеге турнирда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен ООО “Агролак” ширкәте генераль директоры Гыйләҗетдинов Ф.Ф. олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Барлыгы 15 команда, 120 укучы катнашкан әлеге ярышларда тренер-укытучы Гыйниятуллин Ф.С. җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясап кайтты. Шәтке урта мәктәбеннән – 70 кг үлчәү авырлыгында Маүлин Эмиль 2 урын, Үзәк урта мәктәбеннән 80 кг үлчәү авырлыгында Котников Руслан 1 урынны яулады һәм 75 кг үлчәү авырлыгында Баев Илфир 5 урында калды. Җиңуче егетләр дипломнар һәм акчалата бүләккә ия булды. Ә гомумкоманда урыннары исә түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – Арча
2 урын – Байлар Сабасы
3 урын – Әтнә
15 нче декабрь көнне Югары Осланда ата-аналар комитетының “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының зона туры үтте. Республика конкурсында 5 районнан 7 команда катнашты. Безнең мәктәптән 8 В сыйныфының ата-аналар комитеты көч сынашты. Ата-аналар комитеты председателе Л. М. Насыйбуллина җитәкчелегендә мәктәп командасы призёр булды һәм финалда катнашу хокукын яулады.
14 декабрь көнне “Мәдәни диалог” республика проекты рамкасында мәктәпкәчә, урта, өстәмә , махсус урта һәм югары профессиональ белем бирү оешмалары белгечләре өчен «Г.Тукай ис. Арча педагогика көллияте» ДАББУ базасында зур чара үткәрелде. Анда Теләче муниципаль район делегациясе составында Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. катнашты.
Бу проект рамкасында “Заманча белем киңлегендә мәдәни диалог” дип аталган фәнни-гамәли республика конференциясе оештырылды һәм анда мәктәпкәчә, урта, өстәмә , махсус урта һәм югары профессиональ белем бирү оешмаларыннан 260 педагог катнашты. Конференциядә шушы темага карата бик күп сораулар каралды.