"Тәрбиячегә рәхмәт белдерәм.." дигән "Беренчеләр хәрәкәте"акциясендә катнашу- тәрбиячеләргә рәхмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр “Алдынгылар хәрәкетнедә катнашучы балалар белән берлектә Теләче 3 нче номерлы
балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә үз куллары белән ясаган
йөрәкләрне бүләк иттеләр һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар!
Очрашу Казан шәһәренең «УНИКС» ның кече залында («Белем» Россия җәмгыяте студиясендә) узды. Безнең район делегациясеннән Олы Нырсы,Олы Кибәхуҗа, Үзәк балалар бакчалары тәрбиячеләре, Олы Мишә урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме тәрбиячесе, «Мәгариф бүлеге»нең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А.Н., Теләче муниципаль районы “Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчә җитәкчесе Сабирова А . Р., безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан методик эшләре буенча мөдир урынбасары Сафина Е.В.һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Р. Г. Хуҗина катнашты. Семинарның төп темасы - балалар бакчаларында “Алдынгылар хәрәкете”нең методлары, практикалары, эше һәм мәктәп шефлары белән үзара бәйләнешле чаралар, дәвамчанлык иде.
Теләче районының МБГУ «Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе»ендә «Иминлек дәресе» үткәрелде. Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Баев Ильфар Робертович тарафыннан квадроцикллар, кар машиналары, скутерлар һәм мотоцикллар белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде.
Уенда Теләче урта мәктәбенең иң актив укучылары катнашты. Һәр команда 6 квест станциясен үтте: шигъри, әдәби, китап шаукымы һәм әкиятләр иле. Әдәби уенда катнашучылар әдәбият өлкәсендә белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Чарада һәркем бик күп уңай тәэсирләр, яңа белемнәр алды һәм кызыклы әдәби басмалар белән танышты. Уен «Пушкин картасы» программасы кысаларында узды.
Китапханәдә «Берегись бед, пока их нет» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар үз эшләрен иҗат иткәндә үзләренең талантларын күрсәттеләр. Һәрбер рәсем юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм үз куркынычсызлыгы турында кайгыртуның мөһимлеген искә төшерүне күрсәтә. Конкурс тәмамланганнан соң җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Волшебный клубок» дип исемләнгән мастер-класс узды. Китапханәчеләр ыргак белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада катнашучыларга эш өчен җепне ничек сайларга, бәйләү өчен ыргакны ничек дөрес тотарга, элмәкләрне ничек җыярга, нинди ыргаклар була һәм кайсылары иң уңайлы икәнен аңлаттылар. Алар һәр бала янына килеп, элмәкләрне бәйләргә өйрәттеләр. Барлык кызлар да бик тырыштылар. Нәтиҗәдә, алар ыргак белән бәйләү күнекмәләрен өйрәнделәр.
Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар кысаларында Иске Җөри авыл модель китапханәсендә “Җиде бабаңны беләсеңме?” дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәме үткәрелде.
Тере табигатьнең бу уникаль байлыгын саклау - мөһим эш. Күкчә авыл клубы хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, Кече Ватан өчен изге эшләр кысаларында, Чишмә һәм аның тирәсен чүп-чардан чистарту буенча экологик акция үткәрделәр. Чишмәгә булышу - димәк, үзеңнең сәламәтлегеңә, туган җиреңә матурлыкны һәм табигый байлыкларны саклап калырга ярдәм итү.
2024 елның 04 октябрендә Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көненә багышланган Бөтенроссия куркынычсызлык ачык дәресен үткәрү кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында үсеп килүче буын арасында Тормыш иминлеге мәдәниятен пропагандалауга һәм төрле шартларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның куркынычсызлык күнекмәләрен практик яктан өйрәнүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар узды.
Бу көн кысаларында Шармыш авыл китапханәсендә «Наши соседи по планете» исемле китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче балаларны Бөтендөнья хайваннарны яклау көненең барлыкка килү тарихы, аның әһәмияте белән таныштырды һәм китапханә фондыннан хайваннарга һәм табигатькә багышланган әдәбиятка күзәтү үткәрде.