ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бу көнне килүчеләр бик теләп таныш юлчекләрен тыңладылар һәм бөек рус шагыйренең яңа шигырьләрен ачтылар.  «С. Есенин тормышы һәм иҗаты» презентациясенә таянып, без Сергей Есенин тормышындагы кайбер мизгелләрне искә алдык. Компьютер экраныннан яңгыраган Сергей Есенин шигырьләрен бик теләп тыңладылар. Бу көнгә шигырь сөючеләр өчен кечкенә күргәзмә әзерләнгән иде.  Безнең укучыларыбыз алдан ук үзләренә ошаган шигырьне сайладылар һәм аларны бу көнне катнашучылар өчен укыдылар.

1 октябрь - үзенчәлекле көн: бөтен дөньяда өлкәннәр көне - игелекле һәм якты бәйрәм билгеләп үтелә. Бу бәйрәмгә без әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга аерым игътибар белән карыйбыз. Бу бәйрәм барыбыз өчен дә янәшәбездә безнең кайгыртуга һәм мәхәббәткә мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерә.

Бу көнне без акыллы остазларыбызны тәбрикләдек. Мондый очрашулар безгә өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм рәхмәт белдерергә, аларның безгә бик кадерле булуын күрсәтергә ярдәм итә, һәм без аларның үсеп килүче буын өчен башкарган эшләре һәм хәзер башкарган эшләре өчен югары бәялибез. Бу бәйрәм көнендә тантана сәбәпчеләре өчен популяр җырлар, көз, мәхәббәт һәм тугрылык турында шигырьләр яңгырады. Без табышмаклар чиштек, дуслык турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшердек.

Әлеге бәйрәмгә чакырылган барлык кунакларны татлы ризыклар белән хуш исле чәй белән сыйладык.

2018 елның 3 нче октябрь көнне, “Өлкәннәр көне” уңаеннан, Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф. М. Галимова һәм “Родник”халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  җитәкчесе урынбасары Г.Н.Шәфигуллина  Лесхоз картлар йортына Теләче районыннан булган өлкәннәрне котлап күчтәнәчләр тапшырдылар.

Өлкән кешеләр кунакларны күтәренке кәеф һәм рәхмәт сүзләре белән озатып калдылар.

Бәйрәмнең беренче олешендэ концерт номерлары, котлаулар булды, бэйрэмнен икенче өлеше мул табын өсәле артында үтте, Бәйрәм һәркемнең күңеленә бик хуш килде, әби-бабайларыбыз рәхмәт хисләре белән яңадан очрашулар теләп калдылар.

Бәйрәм кичәсен авыл җирлеге башлыгы  Р.Ш. Мухаметшин котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Чыгыштан сон өлкәннәребез хөрмәтенә концерт куелды һәм юбиляр әбиләребезне котлап бүләкләр тапшырылды. Җырчыларыбыз чыгышлары өлкәннәребезнең күңеленә хуш килде һәм көчле алкышларга күмелде. Өлкәннәребез үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International