ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

Концертта республиканың  танылган артистлары Ф.Салахов, Р.Ибрагимова, А.Хамзин, Х.Сафин, К.Сатиев, Л.Бичарина, Р.Маликов, Х.Тимергалиевалар катнашты.

Әкиятләр – балачакның   мавыктыргыч, тылсымлы  бер өлеше булып тора. Алар белән без  балачакта  ук танышабыз. Әкият – бала тормышында мөһим урын алып тора. Әкиятләр ярдәмендә кечкенә бала төрле сынауларны үтәргә, дөньяны танырга өйрәнә, зур тормышка әзерләнә.  Бу атнада безнең балалар бакчасында “Әкиятләр” тематик атналыгы булып үтте. Атна дәвамында  барлык төркемнәрдә дә әкиятләр һәм аларның төрләре белән таныштырдылар, балалар үзләре теләгән әкият геройларын төрле табигый матераллардан әвәләп  тә, рәсемнәр дә ясадылар,  Атна ахырында зурлар төркеме балалары “Әтәч, Песи һәм башкалар” әкиятен сәхнәләштереп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

2018 елның 15 август көнендә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Гаязова Нурдидә Нигмәтжан  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нурдидэ апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Шушы максаттан  Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. белән очрашу булып узды.  Бу чараның максаты - балаларга  җәйге каникулда юлда хәвеф–хәтәрсез йөрү кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрү. Балалар чара барышында үз–үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеге, бигрәк тә юлны ничек аркылы чыгарга кирәклеге турында аңлатып сөйләделәр, белгечнең барлык сорауларга да актив җавап бирделәр.  Чара бик  кызык һәм файдалы үтте.

Беренче көн тәртибе буенча Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова Зөлфия Шамил кызы чыгыш ясады. Аннан методист Закирова Римма Рашит кызы чыгыш алды.  Икенче көн тәртибендә педагог-оештыручылар Фаттахова Алсу Габбас кызы һәм Кочергина Зөлфия Бари кызы чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International