Бу көнне ил әфганчыларга һәм дөньяның төрле почмакларында "кайнар нокталар" аша үткән сугыш ветераннарына хөрмәт күрсәтә. Онытылмас датаны билгеләп үтү максатыннан Шармыш авылы китапханәсендә “Афганистан - безнең хәтер һәм авырту” күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә - әфганчыларга һәм "интернационалистик сугышчы" исеменә лаек булганнар истәлегенә хөрмәт. Бу сугыш мәңге хәтердә калыр - ул шигърияттә һәм хәрби җырларда яшәр, сугышның фаҗигасен һәм Совет солдатының батырлыгын искә төшерер.
Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре китап бирү пунктында Фәнис Яруллин иҗатына багышланган «Тормышны җиңгән батыр» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар. Китапханәчеләр китап укучыларны язмыш сынауларына бирешмичә яшәргә, иҗат итәргә көч тапкан батыр рухлы язучыбызның гомер һәм иҗат юлы белән кыскача таныштырдылар. Аның якты моң белән сугарылган шигърияте, тормышка мәдхия җырлаучы проза әсәрләрен укучыларга тәкъдим иттеләр.
Китапханәнең уку залында язучының иҗатына багышланган күргәзмә эшли.
14 февраль көнне Абде авыл китапханәсендә узган «Зур сугышның кечкенә геройлары» дип исемләнгән батырлык дәресе Яшь герой-антифашист көненә багышланган иде. Балалар бәйрәм тарихы, Ватан өчен гомерләрен биргән яшь геройлар, үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган пионерларның кыска, әмма героик тормышы белән танышты. Батырлык дәресе «Герой-балалар» презентациясе һәм «Зур сугышның кечкенә геройлары» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү белән үрелеп барды. Балаларның хәтерендә яшь геройларның исемнәре мәңгегә калачагына ышанасы килә.
11 февраль көнне Субаш авылында карендәшләребез ТНВ каналының “Милли калейдоскоп” тапшыруы журналистларын кабул итте. Алар үзләренә генә хас булган милли хәзинәләрне төрле яктан ачып бирергә тырышты. Кунакларыбыз өлкән буын вәкилләренең үткәне, милли ризыкларның рецептлары белән кызыксындылар. Ходай йорты “Троица” чиркәвендә булдылар һәм “Нардуган”лылар тәгъдим иткән милли йолаларны чагылдырган чыгышлар белән хозурландылар. Әлеге тапшыруны февраль ахырында ТНВ-Татарстан, ТНВ–Планета каналлары аша карарга мөмкин булачак.
Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре балалар бакчасына йөрүче яшь укучыларын В.В. Бианкиның әкиятләрен карарга чакырды. Китапханәчеләр укучыларны юбилярның китаплары һәм аның әсәрләренең геройлары белән таныштырдылар. Балалар В.Бианкиның 300 дән артык әкият, табигать турында хикәяләр язганын белделәр. Ул үзенең әсәрләрендә урман серләрен ача. Виталий Бианки китаплары укучыга табигатьнең искиткеч серләренә төшенергә ярдәм итә. Чара “Мышонок Пик” әкиятен карау белән тәмамланды.
Абде авыл китапханәсендә 12 февраль көнне Александр Сергеевич Пушкинны искә алу сәгате узды. Балалар шагыйрь чорына чумып, аның соңгы көннәре турында белә алдылар. Бөек шагыйрь хөрмәтенә шигырьләр яңгырады, «Его перо любовью дышит» китап күргәзмәсе эшләнде.
Шул уңайдан 9 февраль көнне Казаклар авыл китапханәсе, авыл клубы, “Теләче” районы мәгълүмат үзәге белән берлектә үрнәк гаиләләр катнашында “Җылы безнең гаилә учагы” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарага Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендәге гаиләләр һәм Теләче районының башка авылларыннан да үрнәк гаиләләр җыелган иде.
2024 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп кабул итү практикасын дәвам итә.
8 февраль-1999 елдан башлап Россия Фән көне буларак билгеләп үтелә. Барыбызга да билгеле булганча, Петр I вакытында фәннәр аерым хөрмәттә булган һәм нәкъ менә аның ярдәмендә Фәннәр академиясе ачылган. Бүген безнең тормышыбызны алдынгы фәнни идеяләр һәм ачышларсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Сауш авыл китапханәсендә Россия Фән көне уңаеннан «Россия галимнәре тормышыннан» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара башында китапханәче Россия Фәне көне россиялеләр өчен зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләп, аларның кайберләре белән якыннан таныштырып үтте.
Безнең районнан Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мортазина Гөлфия катнашты һәм призер булды! Олимпиадага әзерләүче укытучы Габдрахманова Миләүшә Мидхәт кызы. Укучыны һәм укытучыны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!