24 апрельдә Шармаша авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 138 еллыгына һәм Гаилә елына багышлап «Тукай дөньясына сәяхәт» уен-викторинасы узды. Чарада «Почемучки» клубына йөрүче балалар катнашты. Алар шагыйрьнең биографиясеннән күп кенә кызыклы фактлар белделәр. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укыдылар. Балалар «Габдулла Тукай – Татарстан горурлыгы» күргәзмәсендә урнаштырылган шагыйрьнең «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән сарык» һәм башка популяр әкиятләренең төрле матур басмалары белән таныштылар. Шулай ук очрашу барышында балалар иллюстрация буенча шагыйрьнең әкиятләрен һәм шигырьләрен таныдылар, табышмакларны чиштеләр. Уен ахырында балалар «Все о Габдулле Тукае» викторинасында көч сынаштылар.