ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Мамадыш шәһәренең 5 нче номерлы балалар бакчасында Республиканың “Ел тәрбиячесе-2024” бәйгесенең зона туры булып үтте. Зона турында Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара районнары һәм Мамадыш шәһәре педагоглары көч сынашты. Комиссия членнарына педагоглар тарафыннан “Минем педагогик табышым» (презентация), ачык дәрес тәкъдим ителде.

Теләче урта мәктәбе базасында Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә  Арча, Әтнә, Кукмара, Теләче,  Биектау, Балтач районнарының татар теле укытучылары ачык дәресләр үткәрделәр һәм жюри хөкеменә үзләренең мастер классларын тәкъдим иттеләр.

Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучыларына Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.  Укучылар  күргәзмәгә куелган якташ язучыларыбыз: Дания Гайнетдинова, Нурислам Хәсәнов, Фатих Хөсни, Мәхмүт Хәсәнов, Рашат Низами, Фәнил Галеев, Сәйдә Зыялыларның иҗатлары белән таныштылар. Язучыларның әсәрләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган, аның матурлыгы тасвирланган.

Аның якты, акыллы һәм төгәл сүзе күп буын язучыларына һәм шагыйрьләренә зур йогынты ясаган. Матурлык һәм Камил тәм үрнәге булып кала. Аны, арттырып әйтмичә, Россиянең милли символы дип атарга мөмкин, ул халыкка заманча әдәби тел һәм бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмаган матур әсәрләр бүләк иткән.

28 регионнан 831 катнашучы килгән әлеге ярышларда районыбызның яшь йөзүчеләре дә үз осталыкларын күрсәтеп кайтты. Спортсменнарның тренерлары – Заһидуллин Б.Х.

10 февраль — Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Пушкинны бергәләп укыйбыз” исемле акция үткәрелде. А.С.Пушкин - кыска гына гомер юлында бик бай әдәби мирас клдырган. Шагыйрьнең иҗаты турында «Как прекрасна Пушкинская сказка» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар бөек язучының әдәби дөньясына сәяхәт ясадылар, аның биографиясе белән таныштылар,  тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белделәр, Пушкин әкиятләре геройларын искә төшерделәр, әкиятләрен, шигырьләрен кычкырып укыдылар.

Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Коррупция - СТОП!” дип исемләнгән тематик әңгәмә һәм рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Чараның максаты: балаларда коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм коррупциягә каршы этика тәрбияләү. Яшьләргә коррупция, аның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләнде, коррупциягә булган мөнәсәббәтләрен борчыган сораулары аша белдерә алдылар.

Һәр елны 8 февраль - яшь герой-антифашистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә, чөнки дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булган. Шушы дата уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дигән патриотик сәгать уздырылды.

Фәлсәфи әсәрләре аның каләме астыннан 1956 елдан чыга башлаган.  Ф. Батталның вакытлы матбугатта даими басылып торган шигъри әсәрләре, публицистик мәкаләләре, юмор, аналитик материаллар, китаплар укучыларда популярлык казанды. Язучының тууына 85 ел уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләр белән “Кулымда Фәнзаман абый китаплары” дигән темага әңгәмә үткәрделәр.

Ул тәрҗемә эшчәнлеге белән бик күп шөгыльләнгән. Балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен Роза Саид кызына Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Ул - А.Алиш исемендәге премия лауреаты (2002 ел). Р.Хафизова әсәрләренең төп геройлары булып кошлар һәм хайваннар тора. 95 ел тулу уңаеннан Күкчә мәдәният хезмәткәрләре балаларга презентация күрсәттеләр һәм «Серле әкиятләре остасы» темасына әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук балалар әкиятләре һәм Р.Хафизованың хикәяләренең төп мәгънәсен аңлаттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International