Алар игътибарына китапханәгә кайткан яңа китаплардан "Китаплы балачак" дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмәдә төрле жанрдагы китаплар тәкъдим ителде. Укучылар яңа әсәрләр белән таныштылар, үзләренә кызыклы китаплар сайладылар. Танылган авторларның шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Теләче балалар китапханәсе кече яшьтәге мәктәп балаларын «Хокук бозулар һәм алар өчен җаваплылык» дигән әңгәмәгә чакырды. Әңгәмә балалар арасында хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән иде. Әңгәмәнең бурычы – дуамаллык белән шуклыкның аермасын, хокук бозу, хулиганлык төшенчәләрен аңлату.
Теләче районы администрациясенең актлар залында "Боз һәм суда уяу булачакмын" Республика рәсем һәм видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы узды . Җиңүчеләр арасында Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Сафин Тимур да бар. Җитәкчесе-Сафина А. Э. Котлыйбыз!
Февраль ае Баландыш төп мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дип игълан ителде. Көн саен мәктәптә төрле чаралар, сыйныф сәгатьләре һәм ярышлар уза. 9 февральдә класслар арасында баскетбол буенча ярышлар старт алды.
17 февральдә Шәмәрдән авылында Теләче муниципаль районы ДООЦ МБУ тәрбияләнүчеләре өстәмә белем бирү педагогы Гатиятов Рамил Рәсип улы җитәкчелегендә Атказанган спорт мастеры, Сочидагы Паралимпия уеннарының ике тапкыр чемпионы Рушан Миңнегулов призына «Сәламәтлек чаңгы юлы» чаңгы ярышында катнаштылар.
2023 елның 16-18 февралендә Одинцово шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) Теләче муниципаль районының балаларны сәламәтләндерү- белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүче Майсурадзе Захар (җитәкчесе - Белоусова В.Е.) Россиянең реаль көрәш Федерациясе беренчелегендә катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча Захар 3 нче урынны алды.
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан район балалар китапханәсенең уку залында «Әфган сугышы кайтавазы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Бүген Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Әхмәтович Сәфәров катнашында «Киләчәк» яшьләр үзәген ачтык. Бу районыбызның сәләтле егет, кызларына яңа мөмкинлекләр ача.
Күңелле вакыйганы күптән көткән идек. Республика җитәкчеләренә рәхмәт.
2024 нче елның 15 нче февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгаруга 35 ел тула. Баландыш төп мәктәбендә күп еллардан бирле бу дата аерым билгеләп үтелә.
10 февраль көнне Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында 2009 нчы елгы һәм аннан да кечерәк егетләр арасында Әхмәтхан Хаҗи исемендәге мәчет призына көрәш буенча районара турнир булып узды. Тренерлар Гыйниятуллин И.С.,Галимов Д.И. җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты әлеге ярышларда.