“Сәләтле баларны фән олимпиадаларына һәм бәйгеләргә әзерләү”

2024 елның 3 мае, җомга

25 апрель көнне Баландыш төп мәктәбе базасында район татар теле һәм әдәбияты  укытучыларының “Сәләтле баларны фән олимпиадаларына һәм бәйгеләргә әзерләү” темасына семинар – киңәшмәсе булып узды.  Семинар кысаларында Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Минһаҗева Люция Марат кызы  “Сәләтле укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү” проекты белән чыгыш ясады, Зәйнуллина Рушания Хәким кызы “Укучыларны туган тел һәм туган тел әдәбияты буенча бәйгеләргә әзерләүдә проект технологиясен куллану” темасына мастер-класс күрсәтте.  Ахырдан “Син бер гөлме, милләт бакчасының гөлләренә баскан былбылмы?” дип исемләнгән әдәби-тамаша күрсәтелде. Семинар эшчәнлегенә йомгак түгәрәк өстәл артында мәгариф бүлеге методисты Сахабиева Г.М. тарафыннан ясалды, укытучыларның фикерләре тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International