Безнең районның 5 укучысы әлеге тантанада катнашып, бүләкләнделәр. Шәтке урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Габделхаева Рәзилә – 2 урынга, Баландыш төп мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Гыйлаҗова Тәнзилә – 1 урынга, 9 сыйныф укучылары Гайнетдинова Назлыгөл, Заһидуллина Нурфия – 3 урынга, Олы Мишә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гыйлаҗова Таңчулпан – 1 урынга ия булдылар! Укучыларның җитәкчеләре: Габделхаева Рәзифә Хәкимҗан кызы, Зәйнуллина Рушания Хәким кызы һәм Сәхабиева Люция Заһит кызы. Котлыйбыз! Һәм алга таба да иҗат чишмәләре саекмавын телибез.