Фольклор – әдәбиятның чишмә башы, күпкырлы һәм бай милли иҗат. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, батырларның данлы батырлыклары турында булган вакыйгалар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – татар фольклорының иң бай чыганаклары булып торалар. 20 апрель көнне Пушкин картасы проекты кысаларында Айдар авыл китапханәсендә гаилә елына багышланган “Татар фольклорының алтын хәзинәсе” исемле интеллектуаль библиоквиз уздырылды. Чара барышында катнашучылар "фольклор" төшенчәсе, аның жанрлары белән таныштылар; табышмакларны чишүдә, тизәйткечләр әйтүдә, "Мәкальне тәмамла" викторинасында актив катнаштылар. Татар җырлары да катнашучыларны матурлыгы һәм күңеллелеге белән сөендерде, чөнки фольклор – ул кыйммәтле хәзинәләр сандыгы, анда халкыбызның бөтен тормыш зирәклеге.