«Библиотөн — 2024»

2024 елның 3 мае, җомга

Ел саен үткәрелә торган «Библиотөн — 2024» Бөтенроссия акциясе илнең төп мәдәни вакыйгаларының берсе булып тора, ул укучыларга китапханәдә вакытны кызыклы үткәрергә һәм танып белү чараларында катнашырга мөмкинлек бирә. 2024 елның 20 апрелендә үткән унөченче  библиотөн Россиядә гаилә елына багышланган. Быел акция «Бөтен гаиләбез белән укыйбыз! " девизы астында узды. Шәтке  авыл китапханәсендә акция «Гаиләне берләштерә алачак китаплар" әдәби-уен программасы белән  башланды. Китапханәче һәм мәдәният йорты мөдире тормышның тылсымлы символы — гаилә турында сөйләделәр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, бергәләп китаплар укыдылар. Акция якташ язучыларыбызның әсәрләренә нигезләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International