Россия Фән көнен үткәрү максаты балаларда танып белү активлыгын, кызыксынучанлыкны, үз-үзеңне танып белүгә һәм уйлануга омтылуны үстерүгә ярдәм итү. Бу көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә тикшеренү лабораториясе эшләде. Яшь галимнәр су, һава һәм дөньяның башка күренешләренең үзлекләрен өйрәнделәр, тәҗрибәләр һәм күзәтүләр үткәрделәр.
2023 елда производствода зыян күргән 1493 Татарстанлы Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узган. Алар «Ключи» (Томск шәһәре), «Омский» (Омск шәһәре), «Тараскуль» (Төмән шәһәре), Россия Федерациясе социаль иминиятләштерү фондының «Вятские Увалы» (Киров өлкәсе), «Тинаки» (Әстерхан шәһәре) , «Волга» (Балаково шәһәре, Саратов өлкәсе), «Волгоград» (Волгоград шәһәре), «Вольгинский» реабилитация үзәкләре бюджет учреждениеләре, «Голубая речка» (Мәскәү өлкәсе) һәм «Кристалл» (Мәскәү шәһәре) реабилитация һәм укыту үзәкләрендә булдылар.
Китапханәче һәм клуб мөдире балаларга сугыш елларының авырлыгы турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар сугыш юллары буйлап узарга туры килгән, фронтта һәм партизан отрядларында фашистлар белән көрәшергә булышкан яшьтәшләренең язмышлары белән танышып Лёня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портноваларның батырлыкларын белделәр. Чараның икенче өлешендә яшүсмерләр бүгенге көндә безнең тынычлыгыбыз өчен көрәшүче батырларыбызга багышлап ясалган альбомга күзәтү ясадылар. Батыр якташыбыз Гарифуллин Ибраһим абыйның сугыш елларында язылган шигырьләреннән басылган китаптан шигырьләр укыдылар.
6 февраль көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре Роза Хафизованың тууына 95 ел тулуга багышланган "Курай моңлы әкиятче апа" , дип исемләнгән әдәби сәгате үткәрделәр. Чарада балалар авторның биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар, кайбер хикәяләрне һәм әкиятләрне кычкырып укыдылар.
1992 елның 7 феврале - Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән расланган республикабызның рәсми рәвештә билгеләнгән истәлекле даталарының берсе -Татарстан Республикасы Дәүләт гербын кабул итү көне, Шул уңайдан Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова мәдәният йорты диреторы белән берлектә «Ак барслы герб» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде.
7 февральдә Татарстан Республикасының гербын кабул ителгән көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсе «Минем Республикам символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында китап укучылар безнең күпмилләтле республикабызның тарихы белән танышты. ТР символларының берсе – герб турында мәгълүматка аерым игътибар бирелде: аның тарихы, тасвирламасы һәм әһәмияте турында аңлатылды. Чара ахырында катнашучылар «Татарстан Республикасы» дигән презентация карадылар һәм «Яраткан республикам» викторинасында катнаштылар.
Шәдке авыл китапханәсендә Роза Хафизованың тууына 95 ел тулуга багышланган "Серле әкиятләр остасы" дип аталган күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәерелде. Чара барышында китапханәче балаларга язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Шулай ук балалар язучының әсәреннән өзекләр укыдылар. Роза Хафизова балалар һәм яшүсмерләр өчен егермедән артык китап язган язучы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты.
Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 81 еллыгына багышланган патриотик сәгать үткәрделәр. Шулай ук китапханәдә тематик күргәзмә эшләнде. Сталинградның батырлыгы - ул бөтен совет халкының даны һәм горурлыгы. Сталинград окопларында 2 миллионнан артык кеше фашизм белән батырларча көрәшкән. Узган гасыр сугышларының берсе дә Сталинград янындагы сугыш белән чагыштырырлык түгел.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге төркеме балалары “Алдынгылар хәрәкәте” символы Барсик белән бергә «Яшь геройлар батырлыгы»темасын ачтылар. Балалар Советлар Союзының яшь геройлары Леня Голиков, Марат Казей , Вали Котик һ .б. батырлыклары белән таныштылар. Хикәяләр укыдылар, презентация карадылар, рәсемнәр буенча әңгәмә үткәрделәр.
Гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында кыскача мәгълүмат бирү, балаларның танып белү эшчәнлеген, фикерләү сәләтен үстерү, патриотизм, үз Ватаның белән горурлану хисе формалаштыру, туган илнең чын гражданы булуга омтылыш тәрбияләү максатыннан 3 нче февраль көнне яшьләр белән Баландыш авыл китапханәсендә «Без — илебезнең яшь гражданнары» дип исемлнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.