ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2024 ел
җомга

1-3 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте.

3-5 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбияты фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә  Баландыш төп, Иске Җөри, Олы Мәтәскә , Олы Мишә, Алан һәм Шәтке урта мәктәпләреннән  11 укучыдан торган команда катнашты.

2024 нче елның 7 нче февраленда Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда Теләче, Үзәк, Алан, Иске Җөри, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.

1-4 февраль көннәрендә  Мөслим районында 2008-2009 елгы кызлар арасында  волейбол буенча Татарстан Республикасы  беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Шәяхмәтов  Шамил Альберт улы, Гәбделхәев Рәшит Хаҗинур улы, Зәкиев Әзгам Хәмзә улы җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, Олы Мәтәскә, Теләче, Үзәк урта мәктәбе укучылары яклады.

2 февральдә Алан авылы китапханәсендә “Тарихны үзгәрткән көрәш” исемле тарих сәгате үткәрелде. Илебез тарихында алтын хәрефләр белән мәңгегә язылган даталар бар.


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 21 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Алдагы елларда сорау, зарлар күп булса, әлеге очрашуда мәктәп, балалар бакчасына ремонт мәсьәләсе генә күтәрелде. Яңа елга әзерлек буенча да баландышлылар республикада икенче урынны яулады. Биредә булдыра торган, актив халык яши. Алга таба да уңышлар телим. Төрле бәйгеләрдә, грантларда катнашуны арттырсалар, тагын да яхшы булачак.

3-5 февральдә Казанда татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды . Олимпиадада Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты : Заббарова Фәридә – 7 сыйныф, Гайнетдинова Назлыгөл, Гарипова Динә һәм Заһидуллина Нурфия – 9 сыйныф. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Заһидуллина Нурфия җиңүче, Заббарова Ф., Гайнетдинова Н., Гарипова Д. призер булдылар. Укытучылары- Зәйнуллина Р. Х. һәм Минһаҗева Л. М. Котлыйбыз!

1-3 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы үтте. Безнең Баландыш төп мәктәбеннән 3 укучы катнашты. 9 сыйныф укучылары Заһидуллина Нурфия һәм Гарипова Динә призер булдылар Укучыларны  әлеге җиңүләре белән котлыйбыз! (Укытучы- Зәйнуллина Р. Х.)

Шул уңайдан 2 нче февраль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Минем гаиләм – минем ныгытмам” дип исемләнгән очрашу үткәрделәр. Бу очрашуга “Ак калфак” членнары белән махсус хәрби операциядә булган егетләрнең әниләре чакырылды. Очрашу барышында кеше тормышында гаиләнең мөһимлеге, бер-береңне хөрмәтләү хакында әңгәмә алып барылды. Гаилә тормышы турында табышмаклар, мәкальләр укылды. Гаилә тормышына багышланган “Гаилә – ул йорт. Гаилә – ул дөнья” исемле китап күргәзмәсе куелды. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International