Шул уңайдан 1 февраль көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Строим будущее без коррупции» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Үткәрелгән чараның максаты: балаларда намуслылык, ихтирамлык, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү. Әңгәмә вакытында яшьләргә коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуы аңлатылды. Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәненә басым ясалды, бары тик намус белән яшәргә, законнарны бозмыйча яшәү турында ассызыкланды.
Шармыш авыл китапханәсендә Сталинград сугышында Совет гаскәрләре Германия армиясен җиңүгә багышланган «Ни шагу назад!» дип исемләнгән патриотик чара узды. Китапханәче балаларга Советлар Союзы Геройлары, Сталинградны батыр яклаучылары турында сөйләде, 200 көн дәвам иткән Сталинград сугышы турында материал тәкъдим иткән «Великая победа на Волге» күргәзмәсенә игътибарны юнәлтте. Очрашу вакытында катнашучылар “Мамаев Курган” мемориаль комплексына да виртуаль экскурсия кылды.
Гаилә кешелек кыйммәтләрен, мәдәниятен һәм буыннарның тарихи дәвамлылыгын саклаучы булган һәм булып кала.
Һөнәр - ул кешенең яраткан шөгыле. Кеше үзенең һөнәрен яратса гына, аның чын остасы була ала, зур уңышка ирешә. Үзенә туры килгән һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный. Хәзер заманалар үзгәрде. Замана белән кешеләр дә, һөнәрләр дә үзгәрде. Кешеләргә файда китерә торган, үзең дә яратып башкара торган һөнәрне дөрес сайлар өчен безгә үзебезне кечкенәдән үк аңлы рәвештә әзерли башларга кирәк. Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк соң? Әлбәттә, күп укырга, тырышырга, ихтыяр көченә ия булырга.
Дәрестә балалар декорациянең, реквизитның ни икәнен белделәр һәм өй театры өчен курчак тегеп карадылар.
1996 елдан бирле Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре армиядә хезмәт итүче егетләргә хатлар юллый, бәйрәм белән котлап открыткалар җибәрә. Быел да, әлеге матур традициягә тугры калып, солдат егетләребезгә хатлар язып салдык. Җавап хатлары да озак көттермәс дип ышанып калабыз!
һәрбер гаилә - җәмгыятьнең кечкенә берәмлеге. Һәр җәмгыятьнең үз мәдәнияте бар. Ул мәдәният безнең тормышка туганнан ук керә. Ул безнең исемнәрдә, җырларда һәм әкиятләрдә, мәкальләрдә һәм әйтемнәрдә, гореф-гадәтләрдә, риваятьләрдә, халыкның көнкүрешендә. Шуларны истә тотып, Шармыш авылы китапханәчесе укучылар өчен «Мир дому твоему: традиции и обычаи русского народа» дип исемләнгән фольклор сәгате үткәрде. Ул анда рус халкының тарихы, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, милли мәдәнияте, рус фольклоры белән таныштырды. Катнашучылар хатын-кызлар һәм ир-атларның милли киеме, борынгы аяк киемнәре, халык уеннары белән танышты.
31 гыйнвар көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Ә сез беләсезме?” интеллектуаль экологик викторина үтте. Әлеге чара балаларда тере табигатькә кызыксыну уяту өчен оештырлды.
30 гыйнвар көнне Шәтке авылы китапанәсендә балалар өчен белән Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган "Холокост: язмышлар тарихы" дигән презентация карау оештырылды. Шулай ук катнашучылар тематик күргәзмә белән таныштылар. Биредә тәкъдим ителгән әдәби басмалар концлагерның тормышын һәм аның яшәешен тасвирлый.
31 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Без тынычлык яклы" дигән исем астында мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Мәгълүмат сәгате патриотик сыйфатлар тәрбияләүгә, тынычлык һәм яхшылык идеяләренә кушылуга юнәлдерелгән.