“Россия – космонавтика бишеге”

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Һәр ел саен 12 апрель көнне Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. 1961 елның нәкъ менә шул көнендә Җир орбитасына беренче тапкыр кеше булган космик корабль-спутник чыгарыла. Әлеге көн уңаеннан Теләче балалар китапханәсендә “Россия – космонавтика бишеге” китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар яшь китап укучыларга борынгы астрономия фәнен, йолдызлар һәм галактикалар, планеталар һәм кометалар дөньясын ачарга булышты. Китаплар ярдәмендә беренче очучы-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин һәм курку белмәс башка космосны яулаучылар, космик кораблар һәм галәм серләре белән танышырга мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International