“Йолдызларга юл”

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

12 апрель кешелек тарихында истәлекле дата - Космонавтика көне. Шул уңайдан Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә укучыларга “Йолдызларга юл” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.  Укучылар космоска дүртаяклы дусларыбызның сәяхәт кылуын, беренче очучы -космонавт Ю.А.Гагарин язмышы, аның галәмгә тәүге очуы, Титов, Попович, Терешкова кебек космонавтлар белән таныштылар. Космонавт булу өчен ныклы сәламәтлек, түземлек, төрле көтелмәгән ситуацияләрдә югалып калмаслык аек акыл кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук "Йолдызларга юл" китап  күргәзмәсе белән дә танышу булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International