ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Махсус хәрби операциядәге ватандашларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдә районыбыз халкы вакытларын да, сәламәтлекләрен дә кызганмый. Көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны яклаучылар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ.

Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында, Россия фәненең 300 еллыгы кысаларында Фән һәм инновацияләрнең роле мөһимлеген аңлап, 2024 ел Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.

Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре Ленинград блокадасына багышланган мәгълүмат сәгате уздырдылар. Балалар бу көннәрнең героик вакыйгалары турында: «Тормыш юлы», блокададагы икмәк, Таня Савичева һәм заводларда эшләгән һәм фронт өчен снарядлар ясаган балалар турында белделәр. Шулай ук катнашучыларга блокададагы Ленинград тормышы турында презентация күрсәтелде. Китапханәдә әлеге темага  китап күргәзмәсе оештырылган иде.

Баландыш авыл китапханәсендә 28 нче гыйнвар көнне Пушкин картасы кысаларында “Китапларның тылсымлы дөньясы» дигән экскурсия оештырылды.

Уен формасында узган чарада китапханәче  әдәбиятның яңалыкларын тәкъдим итте, шулай ук китапханәдәге тәртип кагыйдәләре һәм китаплар белән эш итүне аңлатты. Экскурсия ахырында «Китапның бу искиткеч дөньясы» дигән әдәби викторина уздырылды.

Яшь буын бүгенге көнне генә түгел, ә үз төбәгенең үткәнен,  ата-бабаларыбызның  ничек яшәгәннәрен, нәрсә белән шөгыльгәннәрен белеп үсәргә тиеш.

2нче сыйныф укучысы Сафин Тимур Республика күләмендә үткәрелгән “Мин һәм Кызыл китап”дигән экология конкурсында катнашып, Грамота белән бүләкләнде, җитәкчесе Сафина А. Э-га Рәхмәт хаты тапшырылды. Котлыйбыз!

31 гыйнвар көнне Теләче муниципаль районында 1-11 сыйныф укучылары һәм районнын олы яшьтәге халкы арасында чаңгы ярышлары узды. Бу ярышларда безнен Баландыш төп мәктәбеннән бер төркем укучылар катнашты. 8 сыйныф укучысы Хәйретдинов Ибрахим  1урынны яулады.

«Пушкин картасы» проекты кысасында 27 январь көнне Сауш авыл китапханәсендә алмаз бөртеклэре белэн чигү техникасында картиналар ясау буенча осталык дәресе уткәрелде.

Сауш авыл китапханәсендә укучылар өчен «Блокадный хлеб» исеме астында тарихи сәгать үткәрелде. Укучылар игътибарына видеофильм тәкъдим ителде. Катнашучылар камалышта калган ябык Ленинград шәһәрендә яшәүчеләрнең  нинди авыр сынаулар үтүләре турында белделәр: ачлык һәм салкыннар, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар күрсәткән батырлыклар турында бик күп мәгълүматләр җиткерелде.  Чара ахырында балалар блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге, Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының төньяк территориаль идарәсе һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» тыюлыгы, район мәгариф бүлеге, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында экологик теманы яктырткан “Сәнгать аша- яшеллек иленә”диеп аталган сәхнә иҗаты әсәрләре буенча өченче тапкыр  республикакүләм бәйге игълан ителгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International