«Без һәм космос» дип исемләнгән рәсем конкурсы узды.

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

12 апрельдә Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Барлык кешеләр дә бер күк астында яши. Аның матурлыгы  якты хисләр уята, иҗади илһамга этәргеч бирә, һәм кулга   карандаш алып  рәсем ясыйсы килә. 12 апрельдә Шәтке  авыл китапханәсендә Бөтендөнья космонавтика һәм авиация көненә багышланган «Без һәм космос» дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Балалар акварель, гуашь, төсле карандашлар һәм башка сәнгать материаллары белән коралланып, космонавтларны, йолдызларны, планеталарны, кометаларны, космик корабларны һ. б. сурәтләделәр. Рәсемнәр бик якты, төсле, истә калырлык булып чыкты. Балаларның фантазиясе һәм иҗаты чикләр белми торган көч ул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International