Космонавтика көне.

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Бу көнне 1961 елда «Восток» корабында Юрий Гагарин космоска оча. Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячеләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларны космонавтика үсеше башлангычында торган галимнәр белән таныштырдылар. Балалар йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы сурәтләнгән иллюстрацияләрне карадылар, шигырьләр укыдылар һәм табышмаклар чиштеләр, рәсемнәр ясадылар. Хәрәкәтчән һәм сюжетлы-рольле «Ракета», «Без - космонавтлар», уеннарын бик теләп уйнадылар. Мәктәпкә әзерлек төркем балалары "Алдынгылар хәрәкәте" остазлары белән бергә «Космик чүп-чар җыябыз» дигән  уенын уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International