8 сыйныф укучылары технология укытучысы Мубаракшина Ф. Г. белән бергә Әфган сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар. Мондый игелекле эшләр безнең мәктәптә даими үткәрелә.
26-28 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Теләче урта мәктәбеннән 4 укучыдан торган команда катнашты. Теләче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Фәләхиева Сәгыйдә һәм 10 сыйныф укучысы Фәләхиева Зөбәйдә призер булдылар! Укытучылары: Гыйльфанова Алсу Мәгъсүм кызы, Сәлманова Гүзәлия Рафик кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!
28 - 30 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә рус телендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбияты буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Теләче урта мәктәбеннән 3 укучыдан торган команда катнашты. Теләче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фәләхиева Зөбәйдә һәм 11 сыйныф укучысы Ибраһимова Эльмира призер булдылар! Укытучылары: Сәлманова Гүзәлия Рафик кызы, Асадуллина Зөлфия Наил кызы. Укучыларны һәм укытучыларны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба зурдан-зур уңышлар телибез!
Шәмәрдән лицеенда «Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Татарстан Республикасы Ел укытучысы " республика конкурсының зона этабы узды. Безнең районнан Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Гатиятов Расип Рашит улы катнашты.
Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гаязов Азамат (житәкчесе Гаязов Марат Гәлимҗан улы) һәм Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Галимова Нәфисә (җитәкчесе Хакимов Рафил Рефат улы) 20-24 гыйнварь көннәрендә Казан шәһәрендэ үткәрелгән физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнаштылар. Гаязов Азамат призлы урынга лаек булды. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
Шул уңайдан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Холокост: память без срока давности” дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Укучыларга холокост корбаннары турында, йөзләгән кече һәм зур концентрацион лагерьларында яһүтләр генә түгел, башка милләт кешеләренең дә язмышы, җәзалап үтерелгәннәре хакында сөйләнелде. Шулай ук чара барышында китапханәчеләр укучыларны Бөек Ватан сугышы вакытында булган вакыйгалар, Холокост тарихы белән бәйле документлар һәм фотоматериаллар белән таныштырды. Ахырдан бу хакта презентация күрсәтелде.
Бу тарихи датага багышлап Алан урта мәктәбе укучылары өчен ”Җиңү китергән юллар...” исемле патриотик сәгать үткәрелде.
Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы, Кече Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә «Блокадалы икмәк» Бөтенроссия Хәтер акциясенә кушылды. Аның максаты - Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүче тыныч халыкның батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерү.
Тамбур чигүнең барлык нигезләрен белергә теләүчеләрне китапханәче Рәхмәтуллина Альбина Альбертовна китапханәгә җыйды. Ул катнашучыларны тамбур чигүе белән таныштырып, аның техникасын өйрәтте. Чара барышында "Милли стильдәге тамбурлы чигү" дигән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
23-24 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә 2011-2012 елгы егетләр арасында, ә 25-26 гыйнвар көннәрендә 2011-2012 нче елгы кызлар арасында волейбол буенча “Мәктәп волейбол лигасы – ПРО” уеннарының беренче этабы узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Закиев Әзһәм, Гәбделхаев Рәшит, Шәяхмәтов Шамил җитәкчелегендәТеләче районы данын Шәтке, Теләче, Алан, Үзәк урта мәктәбе укучылары яклады.