Бөтендөнья сәламәтлек көне һәр елның 7 апрелендә билгеләп үтелә һәм сәламәтлек саклау календаре буенча мөһим дата булып тора.

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көне - җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлек мәсьәләләренә җәлеп итү, үз иминлеге, сәламәт тәне, көчле рухы турында кайгыртучы һәркем өчен кирәкле бәйрәм. 7 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Россиядә Гаилә елына һәм сәламәтлек көне уңаеннан “Сәламәт булырга һәрвакыт әзер бул!”  дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте,  “Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә” дип аталган спорт ярышлары үткәрделәр. Бәйрәмдә Гумаровлар һәм Һадиуллиннар гаиләләре актив катнашты. Командаларның дусларча, күңелле чыгышыннан соң катнашучылар җитезлек, тизлек, тапкырлык буенча ярыштылар. Балалар һәм аларның әти-әниләре барлык конкурсларда, уеннарда актив катнаштылар. Командаларның һәрберсе күтәренке рух, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International