Кошлардан башка табигать җансыз.

2024 елның 22 апреле, дүшәмбе

Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке. Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Ә бит алар безне сагынып кайталар. Иртә таңнан безнең өчен үзләренең җырларын җырлыйлар, иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар. Кошларны күзәтү нинди күңелле! Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде. Балаларга кошлар турында экологик белем бирү, кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләү, мөстәкыйль рәвештә фикерләүләрен, күзәтүчәнлекләрен үстерү максатыннан 4 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Кошлар безнең дусларыбыз" дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International