Ел саен 12 апрельдә бөтен дөньяда Космонавтика көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көне совет космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның 1961 елның 12 апрелендә Восток-1 космик корабында беренче космик очышын искә алу уңаеннан билгеләп үтелә. Бу көн шулай ук фән һәм бүгенге көндә космик тармакта эшләүчеләрне һәм галактиканы, космосны өйрәнүче барлык кешеләрне дә берләштерә.
Космонавтика көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә «Космик старт битләре» күргәзмәсе оештырылды һәм «Галәм киңлекләренә сәяхәт» исемле танып белү сәгате үтте. Чара барышында катнашучылар кешенең космоска беренче очышы турындагы мәгълүматны тыңладылар, бөек галим-конструкторлар, Ю. А. Гагарин тормышыннан кызыклы фактлар, беренче космик корабльләрнең барлыкка килү тарихы, очышларга әзерлек ничек бара, космонавтлар нәрсә белән туклана һәм йолдызларга бару өчен нинди күнекмәләр, осталыклар кирәклеген белделәр, шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр.