Олы Кибәхуҗа авыл клубында Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында зур театраль-концерт булып үтте. Быел бу концертны 2020 елдан башлап 4 нче елын куябыз. Тамаша халык белән шыгрым залда үтте. Бу чара бакча коллективын: әти-әниләрне, балаларны, бакча эшчеләрен берләштерә. Елдан –ел концертта катнашучы гаиләләр арта, яңадан-яңа талантлар ачыла. Балалар да үз әти-әниләре белән горурланып утыра, әти-әниләр дә балаларның чыгышларын сөенеп күзәтә.Бу проектны тәрбиячебез Мингазова Гөлназ Хамитовна тормышка ашырды. Ул әти-әниләрне туплады. , номерларны кабатлатты.Концертны халыкка күрсәтер өчен зур көч куйды. Концерт карарга күрше авыллардан да тамашачылар килгән иде. Быел гаилә елы буларак үткән чараларның иң зурысы бу.