Семинар-киңәшмә узды.

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

      17 апрельдә Иске Җөри балалар бакчасында «ФГОС һәм ФОП ДО шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакый-патриотик тәрбияләү» темасына район мәгариф учреждениесе тәрбиячеләре өчен семинар-киңәшмә узды.

      Семинарда катнашучылар балалар чыгышын, өлкән һәм әзерлек төркеме балалары белән "Космик сәяхәт" темасына интеграцияле ачык дәрес һәм экологик темага "ЭкоКолобок" дигән театральләштерелгән тамаша карадылар (Галиуллина Әлфия Нурулла кызы, Кәримуллина Гөлчәчәк Сөләйман кызы, Зарипова Гөләндам Хәниф кызы).

      Шулай ук «Шәҗәрәм – халкым тарихының бер тамчы» дигән исемдә күргәзмә оештырылган иде. Ачык чаралардан соң түгәрәк өстәл узды. Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе (Зиннәтуллина Зөлфия Рәис кызы).), мәгариф бүлеге методисты (А. н.Саетова) докладлар белән чыгыш ясады. Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International