2024 елның 26 апрелендә «Батыр» спорткомплексында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган, 2016 елгы һәм аннан яшьрәк, 2014-2015 елгы, 2012-2013 елгы укучылар арасында Өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы турниры узды. Ярышларда Арча, Кукмара ,Теләче, Мишә командалары катнашты.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.