Урта Мишә авыл китапханәсендә 21 апрель көнне «Космо – старт» исемле уен үткәрелде.

2024 елның 3 мае, җомга

Россия космонавтикасы көненә багышланган уен - Җир планетасында кеше тормышын яхшырта алырлык мөһим фәнни казанышлар, космонавтика үсешенең төп этаплары белән танышырга мөмкинлек бирде. Уен барышында катнашучылар төрле биремнәрне үтәделәр, табышмаклар чиштеләр, Космос һәм космонавтика тарихы турында сорауларга җаваплар таптылар. Шулай ук «Китап аша йолдызларга» исемле китап күргәзмәсенә дә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International