Республика конкурсының финал этабында катнашты.

2024 елның 7 мае, сишәмбе

23 һәм 24 апрельдә Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Габдрахманова Гүзәл Габделхәевна Казанда үткән тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә һөнәри осталык республика конкурсының финал этабында катнашты. Конкурс 2 турда узды: индивидуаль конкурс сынавы - «өстәмә белем бирүдә балаларны укытуны һәм тәрбияләүне оештыруның яңа формалары» ачык мастер-класс һәм төркем белән конкурс сынавы – «балаларның сәләтләрен һәм талантларын үстерү өчен өстәмә белем бирү киңлеген проектлау» импровизацияләнгән конкурс. Гүзәл Габделхәевна лаеклы чыгыш ясады һәм конкурсның республика этабы финалисты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International