2 май көнне Теләче балалар китапханәсендә Җиңү көненә багышланган “Дети о войне” дигән кычкырып укулар булып узды.

2024 елның 3 мае, җомга

Чара барышында китапханәче китап укучыларны сугыш турында булган балалар китаплары белән таныштырды. Балаларга, Ватанын яклап өлкәннәр белән беррәттән сугышкан яшь геройларның батырлыклары турында хикәяләр укылды. Кечкенә геройлар өлкәннәр белән бергә разведкага йөргәннәр, дошман эшелонын шартлаткан, засадлар оештырырга ярдәм иткән, төрле батырлыклар кылганнар. «Блокада балалары» китабыннан, блокадалы Ленинград язмышы: ачлык һәм ялангачлык, икмәк бирү нормасы, шәһәрне даими бомбага тоту турында өзекләр тыңладылар. Ладога күле аша салынган юл бик авыр булган һәм кешеләр, кайвакыт хәтта үз гомерләре бәрабәренә, кыйммәтле йөкләр ташыганнар һәм ленинградлыларны үлемнән коткарып калганнар. Чара ахырында китап укучы балалар өчен Бөек Ватан сугышы турындагы әдәбиятка күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International