Ел саен үткәрелеп килүче «Библиотөн» Бөтенроссия акциясе илнең төп мәдәни вакыйгаларының берсе булып тора һәм китап укучыларга китапханәдә вакытны кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Гаилә елында “Библиотөн-2024” акциясе “Бөтен гаилә белән укыйбыз” девизы астында узды. Һәр кешенең китап белән беренче очрашуы нәкъ менә гаиләдә башлана бит. Айдар авыл китапханәсендә "Гаилә белән уку-аралашу өчен сәбәп» дип исемләнгән кичәгә авылыбызның иң актив, иң күп китап укучы гаиләләре чакырылды. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар бер-берсен тулыландырып, үткәнне онытмаска, бүгенгенең кадерен белергә, киләчәкне күзалларга өйрәтәләр. Чара барышында алып баручылар гаилә елы, һәр кешенең тормышында гаиләнең әһәмияте, гаилә белән укуның роле турында сөйләделәр. Кичәдә катнашучылар үзләре укыган яки гаиләсе белән бергә укыган китапларның тәэсирләре белән уртаклаштылар, интеллектуаль-әдәби уеннарда катнаштылар. Әлеге чарага «Гаиләне китап берләштерә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. “Китапханә төне” чәй өстәле артында җылы, күңелле һәм дустанә атмосферада бер-берсе белән яңалыклар уртаклашып, аралашып дәвам итте.