26 апрель көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган чара үткәрелде.
Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырладылар. Зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары Г.Тукайның әкиятләре буенча өзекләр күрсәттеләр. Чарада тәрбиячеләр уеннар да уйнаттылар, балаларга табышмаклар да әйттеләр. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык кичерешләр калдырды.