Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә «Газета һәм журналлар дөньясында» дигән мәгълүмат көне үтте. Максаты: газета-журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану. Китап, газета-журналлар – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапханә һәр укучының төп таяну ноктасы булып тора. Матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары - һәммәсе бүгенге укучыга багышлана.
Аның тәүгесе Олы Мәтәскә авыл җирлегендә узды. Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган җыенда җирлекнең 2023 елдагы эшчәнлеге белән авыл җирлеге башлыгы Миңнәхмәт Валиуллин чыгыш ясады.
Районның Почетлы гражданины, бик күп еллар җитәкче булып эшләгән, Теләче районын оештыруда үзеннән зур өлеш керткән Мансур Минзарипович Газизовны туган көне.
17 нче гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә «Салтыков-Щедринның иҗаты һәм тормыш юлы» дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү үткәрелде.
Татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Татар театр сәнгатенә нигез салучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә драматургның күп кенә китаплары урын алды. Китапханәгә килгән укучылар белән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханә хезмәткәрләре Иске Җөри мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылар белән “Фатих Кәрим фронтовик шагыйрь” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты, аның әсәрләре белән таныштырдылар. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Китапханәчеләр яшь укучыларны бездә кышлаучы кошлар белән таныштырдылар, кошларны нинди ризык белән тукландырырга һәм каурыйлы дусларыбыз өчен җимлекләр ясарга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Аннары укучылар кошлар өчен әзерләнгән җимлекләргә көнбагыш, бодай тараттылар һәм «кошлар ашханәләрен» агач ботакларына элеп куйдылар.
Фатих Кәрим күренекле татар шагыйре, язучы, әдәбият эшлеклесе, йөзләгән шигырьләр, поэмалар, повестьлар, драмалар, дистәләгән публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләр авторы. Аның иҗаты турында күп кенә басмалар басыла. Ләкин Ф.Кәрим иҗатының зурлыгы һәм асылы аның белән түгел, ә иң беренче чиратта шагыйрьнең тормышында һәм иҗатында халык язмышы ничек чагылдырылуы белән билгеләнә.
Айдар авыл китапханәсендә шагыйрь Фатыйх Кәримнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Тәвәкәллек, батырлыкта җыр булып калсаң иде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Фатих Кәрим күренекле татар шагыйре, язучы, әдәбият эшлеклесе, йөзләгән шигырьләр, поэмалар, повестьлар, дистәләгән публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләр авторы, батыр сугышчы һәм татар халкының герое. Аның иҗаты турында күп кенә мәкаләләр һәм басмалар басыла. Шагыйрьнең иҗатында татар халкына, гаиләсенә, ватанына мәхәббәт темасы зур урын алып тора. Китапханәче китап укучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, аның әсәрләре белән таныштырды, фронт лирикасы турында фикер алышынды.
Баландыш авыл китапханәсендә "2024 елның беренче укучысы" дип аталган акция узды. Акциядә катнашучыларга бу көнне килүчеләгә бүләкләр әзерләнде. Нәтижәдә, беренче укучы булып 9 нчы сыйныф укучысы Зәлия Хасаншина танылды. Зәлиягә матур теләкләр теләнде һәм бүләк тапшырылды.