«Юные изобретатели» дигән темага әңгәмә үткәрелде.

2024 елның 29 марты, җомга

Татарстанда игълан ителгән фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә 15 март көнне «Юные изобретатели» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Анда китапханәчеләр яшь укучыларны вакыт тарихы белән таныштырдылар, катнашучылар вакытны үлчәү приборлары турында белделәр, танылган уйлап табучылар  Г.Галилей, А Попов, Т. Эдисон, А.Белл исемнәрен белделәр. Маятник сәгатьләре, радио, лампочкалар, телефоннарның  уйлап табулары тарихын кызыксынып карап үттеләр. Әңгәмә шуны аңларга мөмкинлек бирде: уйлап табу сәләте бездә тумыштан ук ята, һәм гомер буе үзебездә бу сыйфатны үстерү бик мөһим. Чараның йомгаклау этабында балалар төрле конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International