26.03.2024 Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы “Россия Каһарманы Иван Алексеевич Додосов исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче номерлы Питрәч урта гомуми белем БИРү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында «Педагог-психолог-2024» балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика күләм бәйгесенең зона этабы узды, анда республикабызның сигез районыннан педагог-психологлар катнашты. Конкурста катнашучылар мастер-класслар күрсәттеләр һәм проблемалы ситуацияләрне хәл иттеләр.
Теләче районы исеменнән Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагог-психологы Ф. Ф. Хәбирова чыгыш ясады, бәйге чаралары нәтиҗәләре буенча ул 3нче урынны алды. Хезмәттәшебезне котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!