ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Яңа ел каникулларында Иске  Җөри  модель  китапханәсендә  балалар белән   “Новогодний мультфейерверк”  дип исемләнгән мультфильм күрсәтү сәгате узды. Яңа ел мультфильмнары балаларга могҗизаларга һәм игелекле көчләрнең һәрвакыт җиңүенә ышанырга мөмкинлек бирә.  Мультфильм караган вакытта балалар поп-корн белән сыйландылар. Әкиятне караганнан соң балалар викторина сорауларына актив җавап бирделәр.

Онытылган, әмма күп буыннарга таныш һәм яраткан китаплар укучылар белән яңадан танышырга тели. Укыган һәр китап кеше хәтерендә онытылмас эз калдыра. Һәр китапның үз тарихы, үз сюжеты бар, ул безгә белем тупларга, аларны сакларга һәм башка буыннарга тапшырырга ярдәм итә. Китапханәчеләр чарада катнашучыларга балалар язучыларының искиткеч әсәрләре турында сөйләделәр. Яшь укучылар чара барышында чемодандагы онытылган китапларны карадылар, ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр. Ахырда барысыда үзенең яраткан китаплары белән уртаклашып, шулардан өзекләр укыдылар.

Казаклар авыл клубында, китапханә белән берлектә "Яңа елга яңа өметләр белән!” дип исемләнгән бәйрәм чрарасы узды. Ә Кыш бабай һәм Кар кызы булмаса, нинди яңа ел бәйрәме булсын инде? Алар барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа 2024 ел белән котладылар, эшләрендә уңышлар, тынычлык һәм иминлек теләделәр. Беренче минутлардан алар бәйрәм кәефен тудырдырып, бәйрәм дәвамында төрле котлаулар җиткерделәр. Бәйрәмдә катнашучылар Кыш Бабай, Кар Кызының күңелле уеннарында һәм конкурсларында бик теләп катнаштылар.


11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Зурлар  һәм  мәктәпкә әзерлек төркем балалалары Рәхмәт көне акциясендә катнаштылар. Малайлар һәм кызлар балалар бакчасы хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре белән открыткалар бүләк иттеләр.

Әкиятләр безне могҗизалар булган тылсымлы дөньяга алып керә. Аның ярдәмендә без дөньяны танып беләбез, яхшылыкны һәм яманлыкны, дөреслекне һәм ялганны аерырга өйрәнәбез. Ә кышкы каникул көннәрендә әкиятләр укымыйча һич мөмкин түгел!

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 17 гыйнварында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


30
декабрь, 2023 ел
шимбә

Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәм!

Ныклы сәламәтлек, зур уңышлар,

барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим.

Якынлашып килүче Яңа 2024 ел Сезнең өчен,

игелекле эшләр һәм матур башлангычлар елы булсын,

тормышыгызга яңа шатлыклар, куанычлар китерсен.

Яңа ел сулышы Сезгә яшәү дәрте өстәсен,

киләчәккә ышаныч, сөенечләр бүләк итсен!

27,28,29 нчы декабрьдә мәктәпләрдә күптән көтелгән Яңа ел бәйрәме узды. Балалар бәйрәмдә иң көтеп алынган кунакларны – Кыш бабай белән Кар кызын зур шатлык белән каршы алдылар. Алар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, чыршы тирәсендә әйләнделәр, күңел ачтылар. Ата-аналар балаларының чын күңелдән бәхетле елмаюларын күреп сөенделәр. Барлык балалар да Кыш бабайдан Яңа ел бүләкләре һәм искиткеч бәйрәм кәефе алдылар. Яңа ел һәр кешегә сәламәтлек, тынычлык, бәхет-шатлыклар алып килсен!

Бәйрәмне ничек кенә үткәрсәгез дә, һәркем бу көннең истәлеген иң якты һәм тылсымлы фотосурәтләрдә калдырырга тели. Бәйрәм алдыннан Айдар авыл китапханәсендә “Яңа ел безгә килә!» дип исемләнгән яңа ел фотозонасы булдырылды.

Бәйрәмнең искиткеч атмосферасын саклап калу һәм фотоальбом битләрегезне матур фотолар белән бизәү өчен сезне Яңа ел фотозонасына китапханәгә чакырабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International