ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Факил Сафин - танылган прозаик, журналист филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, шулай ук ТР Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Китапханәче балаларны командада эшләргә, укучыларның танып белү сәләтен үстерергә, әйләнә-тирә дөньяны танып белү белән кызыксынуга, һәм белем алу киңлеге, кызыксынучанлык кебек сыйфатларга уңай бәя бирергә, балаларны белем туплауга, мәгълүмат эзләүгә өйрәтте. Китапларны кызыксынып укырга чакырды. Чарада балалар үз фикерләрен белдерделәр. Шулай ук хәзерге дөньяда белем һәм фәннең әһәмиятле мәсьәләләрен нигезләү буенча сөйләшү мөмкинлеге дә булды.

Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән бергәлектә балалар өчен “Кышкы могҗизалар” дип исемләнгән лотерея билетлары уйнатты. Барлык катнашучы балаларга да отышлы лотерея билетлары өләшенде. Чара барышында әдәби викторина да үткәрелде. Анда балалар әдәби геройларның исемнәрен,  төрле персонажларның кем булуын һәм кайда яшәгәннәрен ачыкладылар, шулай ук  төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр, чарадан  бик канәгать калдылар.

Алар арасында язучы Факил Сафин аеруча үзенчәлекле урын алып тора. Факил Сафин - танылган прозаик, журналист филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, шулай ук А. Алиш, А. Грибоедов исемендәге әдәби премия, Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты. Әдәбиятка ул бай тормыш тәҗрибәсе белән килә. Аның иҗатында романнар, повестьлар, трилогияләр, публицистик мәкаләләр, шигырьләр, пародияләр бар. Ул кеше язмышына аеруча тирән үтеп керә, вакыт сулышын тоя, татар халкы алдында торган проблемаларны күтәрә.

Аларны куллану борынгы кешелек тормышы барлыкка килгәч үк барлыкка килгәндер, мөгаен. Барлык җәмгыятьләрдә дә кешенең психик халәтен үзгәртүгә сәләтле актив матдәләр куллану күренеше күзәтелә. Наркомания авыруының асылын аңлату,  укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  3 гыйнвар көнне “Наркомания-үлем яки чынбарлык” дигән исем белән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Бу чарада авыл яшьләре катнашты.

Баландыш авыл китапханәсендә җылы һәм дустанә рухта «Яңа ел викторинасы үкәрелде. Уен барышында балалар төрле бәйгеләрдә катнашты, Яңа ел белән бәйле викторина сорауларына җавап бирде. Кыш турында мәкаль, табышмакларны искә төшерделәр, тылсымлы башваткыч чиштеләр һәм «Китаплы Кар бабай» уенында катнаштылар. 

3 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә драматург Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулуга карата «Галиәсгар Камал – татар театрына нигез салучы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларына күзәтү үткәрелде. Күргәзмәгә язучының тормышы һәм иҗаты турында китаплары куелды. Галиәсгар Камал оста тәрҗемәче дә. Николай Гоголь, Александр Островский, Максим Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Яңа ел - һәркемнең яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. 31 декабрь көнне Айдар авылы мәдәният йорты каршында "Кил Яңа ел, изгелегең белән!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәмдә катнашучылар өчен китапханәче Фаляхова Алсу һәм мәдәният йорты директоры Фаляхова Резеда театральләштерелгән тамаша, күңелле конкурслар, уен-ярышлар, концерт номерлары оештырдылар. Уеннарда актив катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде. Яңа ел - һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Яңа ел кичәсен Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Яңа еллар килсен бәхет алып”-дигән исем астында үткәрделәр. Бәйрәм кичәсе матур җырлар, биюләр, юмор, уеннар белән үрелеп алып барылды. Кичә ахырында Яңа ел лотереясы уйнатылды.

Теләче җирлекара китапханәсендә кышкы каникул вакытын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, “Кышкы күңел ачулар” дигән исем астында мавыктыргыч чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International