«Без синең дусларың – табигать!»

2024 елның 29 марты, җомга

20 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Гөрләвек» клубы әгъзалары белән «Без синең дусларың – табигать!» дигән экологик уен узды. Китапханәче балаларга планетабыз Җир турында сөйләде, табигатьтәге агач, куакларны, елгаларны, кырларны сакларга кирәклеген аңлатты. Чөнки планетабызның киләчәге безгә, туган җиребезнең киләчәгенә бәйле. Балалар төрле конкурсларда катнаштылар. «Экологик мозаика» һәм «Урман шавы» уеннарында үзләрен сынап карадылар, үсемлекләр һәм хайваннар турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Викторинада катнашып, ни өчен табигатьне сакларга, аны кайгыртырга кирәклегенә төшенделәр һәм табигать безнең яратуга һәм яклауга мохтаҗ дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International