Һәр ел саен барлык мөселманнар бу айны зур шатлык белән каршы алалар, ураза тоталар, хәер-сәдака бирәләр һәм догалар укыйлар. Айның озынлыгы 30 көн тәшкил итә һәм ай календаре белән бәйле. Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы һәм "Ахирәтләр мәҗлесе" берләшмәсе әгъзалары белән берлектә мәчеттә "Күңелләр сафланадыр иман белән” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. Очрашуга Гөлсинә Гарипова чакырылган иде. Ул катнашучыларны изге Рамазан аенда ураза тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Ураза бәйрәменең барлыкка килү тарихы һәм аны үткәрү традицияләре белән таныштырды. Уразаның файдасы турында сөйләде, ул кешегә тынычлык, сабырлык, үз-үзеңне тәрбияләүдә ярдәм итү кебек сыйфатлар бирә.