“Хокукый лабиринт”

2024 елның 29 марты, җомга

  20 март көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбе укучылары белән “Хокукый лабиринт” дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырдылар.  Чара башында китапханәче хокук һәм вазифалар турында сөйләде, шулай ук төрле тормыш хәлләрендә үз хокукларыңны яклау, башкаларның да хокукларын хөрмәт итү һәм кануннарга ярашлы яшәү өчен, үз-үзеңне тотуның нигезе буларак, хокук буенча белемнәрнең кирәклеген ассызыклады.Турнир барышында балалар Тукай әсәрләре  мисалында кайсы геройларның хокуклары бозылуы, ә кайсыларының саклануын ачыкладылар. Шулай ук  “Хокук башваткычы” нда актив катнашып, сорауларга җаваплар таптылар.

      Ахырдан китапханәчеләр укучыларга язгы каникул чорын кызыклы һәм файдалы итеп уздыру, китап укуга мәхәббәт тәрбияләү мксатыннан, китап бирү пункты аша китаплар тапшырып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International