ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Башка халыклар иҗатындагы кебек, татар халык авыз иҗатында да төрле жанрлар арасында күләме белән дә, әдәби һәм тарихи-эстетик кыйммәте ягыннан да әкиятләр әһәмиятле урыннарның берсен алып тора.

Балалар китапханәдән чыкмыйча, дөньяның теләсә кайсы почмагына сәяхәт иттеләр. Ел саен җирдә табигатьнең тигез почмаклары азрак кала, анда чүлләрнең, далаларның, урманнарның һәм тауларның беренчел кыяфәтен күрергә мөмкин. Балалар интерактив глобус аша илнең төрле почмакларында яшәүче хайваннар, истәлекле урыннар белән таныштылар.

Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Максабаш авылы китапханәсендә балалар өчен “Кышкы каникулда – күңелле китап белән” дип исемләнгән чара уздырылды һәм китап күргәзмәсе эшләнде. Укучылар кыш турында язылган әкиятләр, шигырьләрне кычкырып укыдылар, үзләренә ошаган китапларны өйләренә дә алдылар.

Яңа ел ул чын могҗиза. 5 гыйнвар көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен бәйрәм чарасы уздырдылар. Балалар төрле конкурсларда катнашып бүләкләр алдылар, җырладылар һәм биеделәр. Ахырдан балалар өчен лотерея уйнатылды. Бәйрәм чарасыннан барлык балалар да бик канәгать калдылар.


15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

11-13 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә 2006-2007 нче елгы егетләр арасында көрәш буенча «Татарстан яшьләре» газетасы призына Татарсан Республикасы беренчелеге узды.

Яңа елга әзерлек буенча район бәйгесендә белем бирү оешмалары арасында беренче урынга Олы Мишә мәктәбе, икенче урынга Шәтке, өченче урынга Үзәк һәм Югары Кибәхуҗа мәктәпләре лаек булды! Котлыйбыз!

2024 нче ел Татарстанда фәнни-техник үсеш елы дип игълан ителде. "Фән серләр ача" күргәзмәсендә төрле темаларда технологик иҗат үсеше өчен энциклопедияләр һәм кулланмалар тупланган. Монда укучылар бөек галимнәрнең тормышы һәм иҗаты, ачышлар тарихы, фәнни экспериментлар турында китаплар табачаклар. Әлеге күргәзмә бер ел дәвам итәчәк. Килегез, укыгыз, бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алыгыз.

Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә, балалар өчен  “Эх, күңелле балачак!” дип исемләнгән Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балалар өчен төрле кызыклы уеннар уйнатылды, костюмнар парады булды, балалар Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Кыш бабай һәр балага үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен өләште.

Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә татар әдәбиятының классик язучысы, шагыйрь, журналист, әдәбият тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулу уңаеннан, “Татар театр сәнгатенә нигез салучы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. 
  Китапханәче Махмутова Г.В китап укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

Иске Җөри  авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Балачаклы Яӊа ел" дигән исем астында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә барлык балалар әти-әниләре белән бергәләп бәйрәм кичәсендә күңел ачтылар. Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Кыш бабай бәйрәм барышында иң яхшы җырлаучы, шигырь сөйләүче балаларны бүләкләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International